Җиңүчеләрне музейга чакырдык
Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан «Гаилә һәм мәктәп» журналы укучылары арасында «Хәтер яктысы» бәйгесен игълан иткән иде. Иҗат эшен яраткан балалардан һәм аларның мөгаллимнәреннән, тәрбиячеләреннән 124 эш (рәсемнәр һәм язмалар) кабул ителде.
Иң яшь катнашучы – Балтач районы Бөрбаш балалар бакчасында тәрбияләнүче Сәфинә Хөсәеновага нибары ике генә яшь. Питрәч районы Татар Тау Иле мәктәбеннән, Әтнә районы Кышлау авылы, Түбән Кама шәһәренең 64 нче балалар бакчасыннан күмәк гаризалар килде.
Җиңүчеләрне тәбрикләү өчен 15 май – Халыкара гаилә көнендә Муса Җәлилнең музей-фатирына чакырдык. Моның символик мәгънәсе дә бар: язмаларында, рәсемнәрдә сугыш хатирәләрен яңарткан укучылар өчен герой шагыйрьнең музее белән танышу икеләтә кызыклы. Бүләкләр балаларны җәйге урамга дәшә: бадминтон уены әсбаплары һәм футбол тубы. Мөгаллимнәр исә иңнәренә заты татар яулыклары салды.
Җиңүчеләр өчен тагын бер бүләк – язмаларының һәм рәсемнәренең журнал битләрендә басылуы. Язмаларны «Гаилә һәм мәктәп» журналының июнь аендагы санында укырга мөмкин булачак. Барлык катнашучыларга электрон сертификатлар юллана.
Менә ул җиңүчеләр:
«Ватан хакына» номинациясе:
1 нче урын
Асылъяр Хәсәнова (Мөслим гимназиясе)
Нуриман Шәмсетдинов (Түбән Кама, 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы)
2 нче урын
Лилия Гобәйдуллина (Питрәч районы, Татар Тау Иле мәктәбе)
Ислам Усманов (Арча районы, Сеҗе мәктәбе)
3 нче урын
Роман Ильин (Казан, 33 нче гимназия)
Фәгыймә Хәйруллина (Балтач районы, Кенә мәктәбе)
«Ватан хакына» номинациясендәге алты эш журналның телеграм каналындагы тавыш бирүдә дә катнашты. Иң күп тавышны Азамат Кашапов (М.Е.Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе) һәм Марсель Әхмәтшин (Питрәч районы, Яңа Шигали «Үсенте» балалар бакчасы) җыйды.
«Гаилә ядкярләре» номинациясе:
1 нче урын
Кәрим Абдуллин (Арча районы, Носы мәктәбе)
Ләйсән Әхмәтшина (Апас районы, Апас «Салават күпере» балалар бакчасы)
2 нче урын
Индира Илалова (Балык Бистәсе районы, Балыклы Чүкәй авыл китапханәсе)
Ләйсән Ганиева (Әтнә районы, Күәм мәктәбе)
3 нче урын
Гөлназ Мәгъдәнурова (Актаныш районы, Күҗәкә мәктәбе)
Зөһрә Касыймова (Арча районы, Утар Аты мәктәбе)
«Җиңү тарихы – мәктәпләрдә» номинациясе:
Җиңүче
Рената Вафина (Азнакай, Победа мәктәбе)
Альберт САБИР фотолары
Чарадан фоторепортаж биредә
Комментарийлар