«Алтын каләм» 29 нчы тапкыр
«Алтын каләм» фестивале быел 29 нчы тапкыр уза
«Алтын каләм»дә үз көчләрен сынап караучы яшьләрнең саны елдан-ел арта, ди оештыручылар.
Бүген бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Ул республикакүләм «Алтын каләм» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә багышланды.
«Алтын каләм» – бик бай тарихлы проект. Ул инде 29нчы тапкыр уза. Без үз чиратыбызда аның традицияләрен саклап һәм медиатармактагы яңалыкларны кертеп үткәрергә тиеш, бу исә зур җаваплылык», – дип сөйләде ТР Яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Айгөл Сабирова.
Ул фестивальнең әһәмиятен билгеләде һәм агымдагы елдагы саннарга тукталды. Фестиваль 3 апрельдә башланып киткән. Быел барлыгы 356 гариза килгән. Бәйге нәтиҗәләре буенча фестивальдә катнашу хокукына Татарстанның төрле почмакларыннан медиа өлкәсендә актив шөгыльләнүче 14 яшьтән 24 яшькә кадәрге 106 укучы һәм студент ия булган.
Бәйге этаплары онлайн һәм офлайн форматларда уза, индивидуаль һәм коллектив номинацияләрне үз эченә ала, ди оештыручылар.
Фестивальдә катнашучылар өчен Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында һәм КФУның Югары журналистика мәктәбендә, «Татарстан» ДТРК, ТНВ, «Шаян ТВ» да, «Болгар радиосы» мәйданчыкларына экскурсияләр оештырыла. Программа блогерлар белән очрашуларны, практик мастер-классларны һәм үз медиапродуктларын әзерләүне үз эченә ала.
Фестиваль җиңүчеләренә югары уку йортында «медиа» юнәлеше буенча укырга мөмкинлек бирүче сертификат, шулай ук төрле номинацияләрдә лауреат дипломнары һәм махсус бүләкләр тапшырылачак.
Комментарийлар