KazanForumда «Юниорлар лигасы» яшь пешекчеләр турниры старт алды
«Россия – Ислам иле: KazanForum»да 25 яшькә кадәрге Россиянең яшь пешекчеләр өчен «Юниорлар лигасы» бәйгесе башланды. Яшь белгечләр төрле төбәкләрдән, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килде.
– Үз эшеңнең профессионалы булу – бик җитди хезмәт. Биредә 18 команда катнаша, шуларның сигезе Татарстаннан. Сез һәрберегез кирәкле һәм абруйлы пешекче һөнәре иясе. Кулинар сәнгать бөтен дөнья халыкларын берләштерә, – дип билгеләп үтте турнирны ачу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Катнашучыларга милли стильдә өч ризык әзерләргә кирәк: кабымлык, кайнар ризык һәм десерт. Ризыкларны танылган шеф-поварлар бәяләячәк.
Конкурс яшь ашчыларга үз талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. «Юниорлар лигасы» KazanForum программасы өлеше булды.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар