13 май 2025 яңалыклары
-
Казан укучылары Халыкара Менделеев химия олимпиадасында җиңү яуладылар
Казанның ике мәктәп укучысы – 2нче лицей-интернаттан Альберт Семенов һәм 19 нчы гимназиядән Рәшит Фәсхетдинов Бразилиядә узган 59 нчы Халыкара Менделеев химия олимпиадасында алтын медальләр яуладылар.
-
Татар теле дәресләрендә функциональ грамоталылык үстерү
Хәзерге заманда функциональ грамоталылык укучыларның тел белемен практикада файдалана белү сәләте булып тора. Башлангыч сыйныфларда татар теле дәресләрендә бу сәләтне үстерү аеруча әһәмиятле, чөнки бу чорда балаларның сөйләм теленең үсүе формалаша. Функциональ грамоталылык укучыларга текстны аңлау, анализлау, фикерләрен ачык һәм төгәл белдерү, шулай ук мәгълүматны төрле ситуацияләрдә куллана белү өчен кирәк.