Казан укучылары Халыкара Менделеев химия олимпиадасында җиңү яуладылар
Казанның ике мәктәп укучысы - 2нче лицей-интернаттан Альберт Семенов һәм 19нчы гимназиядән Рәшит Фәсхетдинов Бразилиядә узган 59нчы Халыкара Менделеев химия олимпиадасында алтын медальләр яуладылар.
Ун катнашучыдан торган Россия җыелма командасының барысы да алтын медаль белән кайтты.
Олимпиадада 40 илдән командалар катнашкан. Җыелма команда тренерлары җитәкчесе Вадим Еремин биремнәрнең катлаулы булуын һәм Россия укучыларының уңышлы чыгыш ясавын билгеләп үтте.
Халыкара Менделеев олимпиадасы - югары сыйныф укучылары өчен химия буенча иң зур ярышларның берсе. Олимпиада җиде көн дәвам итә һәм өч турны үз эченә ала: ике теоретик һәм бер практик. Анда милли химия олимпиадаларында җиңүчеләр катнаша. Бу олимпиада Химия буенча Бөтенсоюз мәктәп укучылары олимпиадасының дәвамчысы булып тора.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар