29 апрель 2025 яңалыклары
-
“Йөрәгемне балаларга бирәм” республика конкурсының финалы узды
Казанда “Сәяхәт” өстәмә белем бирү үзәгендә “Йөрәгемне балаларга бирәм” республика конкурсының финалы узды. Конкурсның максаты – өстәмә белем бирү педагогы һөнәренең абруен күтәрү. Оештыручылар: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Бөек Ватан сугышы әдәбиятта һәм публицистикада
Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы әдәбиятта һәм публицистикада» дигән түгәрәк өстәл узды. Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылды.
-
Педагогик үлчәмнәр федераль институты БДИ контроль үлчәү материалларының ачык вариантларын бастырды
Педагогик үлчәмнәр федераль институты (ФИПИ) 15 уку предметы буенча 2025 елгы БДИ контроль үлчәү материалларының ачык вариантларын бастырды.
-
«Шәҗәрә – нәселләр бәйләнеше ул »
28 апрель башкалабызның «Гаилә» мәчетендә «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләделәр.