“Йөрәгемне балаларга бирәм” республика конкурсының финалы узды
Казанда “Сәяхәт” өстәмә белем бирү үзәгендә “Йөрәгемне балаларга бирәм” республика конкурсының финалы узды. Конкурсның максаты – өстәмә белем бирү педагогы һөнәренең абруен күтәрү. Оештыручылар: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге.
Финалда Татарстанның 11 районынан 23 педагог катнашты, 8 номинациядә көч сынаштылар. 9 финалист ачыкланды:
– Эльвира Авраменко, Казанның Киров районы «Сәяхәт» балаларга өстәмә белем бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы;
– Екатерина Борисюк, Зеленодольск районы мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы;
– Регина Габдрахманова, Казан шәһәре Совет районы «Танкодром» балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы;
– Светлана Каюмова, Зеленодольск районының 16 нчы урта гомуми белем мәктәбе укытучысы;
– Татьяна Козлова, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы;
– Светлана Кузовкина, Спас районының 2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы;
– Екатерина Морозова, Казан шәһәре Идел буе районының 73 нче урта гомуми белем мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы;
– Лидия Петрова, Яр Чаллы шәһәренең Л.Х Баһаветдинова исемендәге 7 нче балалар сәнгать мәктәбенең хореография сыйныфы укытучысы;
– Марина Романова, Яр Чаллының 1 нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае өстәмә белем бирү педагогы.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан
Комментарийлар