Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагогик үлчәмнәр федераль институты БДИ контроль үлчәү материалларының ачык вариантларын бастырды

Педагогик үлчәмнәр федераль институты (ФИПИ) 15 уку предметы буенча 2025 елгы БДИ контроль үлчәү материалларының ачык вариантларын бастырды.

Әлеге вариантлар БДИның вакытыннан алда тапшыручыларга тәкъдим ителгәннәрдән.

Контроль үлчәү материаллары басмасы чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИга әзерләнү өчен өстәмә мөмкинлек бирә. ФИПИ сайтындагы һәр фән буенча танышу өчен берәр вариант урнаштырылган.

БДИ биремнәренең ачык банкы шулай ук чыгарылыш укучыларына имтихан материалында ориентлашырга һәм дәүләт имтиханында очрый алган биремнәрне эшләргә ярдәм итәчәк.

Сайтта «Әзерлек навигаторы» бүлеге дә эшли, анда БДИга мөстәкыйль әзерлек буенча методик киңәшләр бастырылган. Моннан тыш, «Әзерлек навигаторы»нда «Россия электрон мәктәбе» дәреслекләренә һәм дәресләренә сылтамалар бар, алар биремнәрне кабатлаганда файдалы булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ