Бөек Ватан сугышы әдәбиятта һәм публицистикада
Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы әдәбиятта һәм публицистикада» дигән түгәрәк өстәл узды. Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылды.
– Бөтендөнья халкының тарихын үзгәрткән Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына татар әдәбияты даими мөрәҗәгать итеп тора. Әлеге әсәрләр бүген дә тәрбияви бурыч үтиләр. Бигрәк тә яшь буынны ата-баба үрнәгендә югары әхлакка өйрәтәләр. Безнең көннәрдә тынычлык һәм сугыш темасы гаять актуаль, – диде Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков үз чыгышында.
Мәгълүм ки, сугыш чоры әдәбиятында Ватанга мәхәббәт, каһарманлык, сагыну, хушлашу темалары өстенлек алган. Шул чорда иҗат иткән татар язучыларының үзенчәлекле иҗатын институт галимнәре үз чыгышларында бәян итеп узды.
Филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге өлкән хезмәткәре Айгөл Ганиева Бөек Ватан сугышы һәм фронтовик язучылар турында сөйләде.
Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә 16 фронт газетасы чыгып торган. Татар телендә фронт газеталары 1942 елның июлендә эшли башлый. Газеталарда Г. Кутуй, А. Шамов, Р. Ишморат, Г. Әпсәләмов, И. Гази, А. Әхмәт, Х. Госман, Ә. Исхак, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи, Ш. Мөдәррис, Б.Рәхмәт һ.б. язучылар эшләгәне мәгълүм. Хәрби тормышны яктыркан басмалар сугышчыларны герой көрәшкә рухландыру белән бергә татар әдәбияты традицияләрен үстерүдә дә зур роль уйнаган.
Сугыш башланганда, Язучылар берлегендә 50 дән артык язучы була. Шуларның кырыктан артыгы фронтка, туган илләрен сакларга китә. 1943 елда, ул вакыттагы СССР Язучылар берлеге рәисе Александр Фадеев бу хәлне белеп алып куркуга төшә һәм катгый рәвештә берничәсен булса да кире тылга кайтару буенча чаралар күрергә боера. Ләкин татар язучыларының берсе дә сугыш кырыннан кайтырга теләмәгән. Гомумән алганда, Бөек Ватан сугышында 100 дән артык татар язучысы катнаша, туган илләрен саклап, фронтка киткән язучыларның 31 е туган җирләренә кире әйләнеп кайта алмый;
Муса Җәлил (1906–1944),
Фатих Кәрим (1909–1945),
Гадел Кутуй (1903–1945),
Абдулла Алиш (1908–1944),
Нур Баян (1905–1945),
Хәйретдин Мөҗәй (1901–1944),
Рахман Ильяс (1908–1943),
Мөхәммәт Әблиев (1900–1941),
Вәдүт Мифтах (1915–1942),
Кәшфи Басыйров (1906–1943),
Мансур Гаяз (1917–1943),
Хәбра Рахман (1914–1942),
Рәхим Саттар (1912–1943) һ.б. бар.
Филология фәннәре кандидаты Ләйсән Галиева “Бөек Ватан сугышы чорында Казандагы әдәби тормыш” темасын яктыртып чыгыш ясады. Күренекле әдипләрнең истәлекләре белән уртаклашты. Филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов түгәрәк өстәлгә Уфадан онлайн кушылды һәм Башкортстан татарлары фольклорында сугыш чагылышына тукталды. Галим сугыш чорында иҗат ителгән бәет үрнәкләре белән таныштырды.
Филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина түгәрәк өстәлдә “Бөек Ватан сугышы чоры прозасында “окоп хакыйкате” темасына багышланган доклады белән чыгыш ясады.
Беренче әсәрләрдә сугыш мифлаштырыла. Совет солдаты көчле, ә немецлар көчсез итеп бирелә. Авторларның үзләре хәрби булмаулары да роль уйнагандыр. Каләм әһелләре совет солдатлары җиңеп чыгачагына ышаныч белән яши... Соңга таба Г. Әпсәләмов, Ф. Кәрим кебек әдипләребезне күрсәтә алабыз. Окоп прозасында гадәти булмаган сюжет вакыйгаларның тиз агышы, сугышны белеп һәм җентекләп тасвирлануы күзәтелә, ди галимә. Үз чыгышында Дания ханым татар әдипләренең әсәрләренә әтрафлы анализ да ясады.
Автор фотолары
Комментарийлар