Мәгариф автор яңалыклары
-
15 февральгә кадәр Габдулла Тукай премиясенә гаризалар кабул ителә
Быел ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә.
-
Гыйнвардан Рособрнадзорга мөрәҗәгатьләр өчен телефон номерлары үзгәрде
2025 елның гыйнварыннан Рособрнадзорга мөрәҗәгатьләр өчен телефоннар үзгәрде.
-
2025 елда Казанда балалар ялына 590 млн сумнан артык акча тотылачак
Казанда 2025 елда балалар һәм яшьләр ялына 590 млн сумнан артык акча тотылачак. Бу 2024 елга караганда 78,5 млн сумга күбрәк. Шәһәр мэриясе сайтында бастырылган карар нигезендә, лагерьларда 48,2 мең бала ял итәчәк.
-
«Казанга гашыйк бул» бәйгесенең гариза кампаниясе озайтылды
«Казанга гашыйк бул» иҗади бәйгесенең гариза кампаниясен 30 апрельгә кадәр озайттылар.
-
2025 елда БДИ тапшыруга гаризалар язу 1 февральдә тәмамланачак
2025 елда БДИ тапшыруга гаризалар язу 1 февральдә тәмамланачак, дип хәбәр итәләр Рособрнадзорда.
-
БДИдан баш тартырлармы?
Дәүләт Думасында БДИдан баш тарту процессы башланды, дип белдерделәр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Бала сорамыйча ала
Кайбер гаиләләрдә балалар «Әни, бу әйберне алырга ярыймы?» дигән сүзне бөтенләй белми, ягъни сораусыз әйбер алу күренеше алар өчен нормаль санала. Иң аянычы, әти-әниләр моны әдәпсезлек итеп кабул итми, проблемага күз йома. Ә кемнәрдер 40 яшькә җитеп тә, әти-әнисеннән рөхсәт сорап кына өстәлдәге тәмле ризыкка үрелә... Өйдәме, мәктәптәме, башка җирдәме, рөхсәтсез кеше әйберсен алу гадәтеннән баланы ничек араларга?
-
Кирәкле һөнәр
(3 нче сыйныф. Рус төркемендә татар теле дәресе) Лилия ВИЛДАНОВА, Баулы районы 5 нче урта гомуми белем мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
-
Кыңгырау урынына «Артек» җырлары
Гыйнварда Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә «Кыңгырау урынына музыка уйнату» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
2025 елда БДИ үткәрү көннәре билгеле
Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының 2025 елда үткәрү көннәрен РФ Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор раслады.
-
2026 елда Россиядә «бакалавр» төшенчәсе юкка чыгачак
2026 елның 1 сентябреннән Россия югары уку йортлары югары белем бирүнең яңа системасына күчереләчәк, дип хәбәр итә РФ Фән һәм югары белем министрлыгына сылтама белән РИА Новости.
-
Мәктәп укучылары нейрочелтәрне куркынычсыз куллану нигезләренә өйрәнәчәк
Чираттагы «Цифр дәресе» кысаларында Татарстан мәктәп укучыларын нейрочелтәрләрне куркынычсыз куллану нигезләренә өйрәтәчәкләр.
-
«Мөһим сөйләшүләр» дәресләре өчен материалларны махсус порталда урнаштырачаклар
2025 елның гыйнварыннан Россия мәктәпләрендә «Мөһим сөйләшүләр» дәресләрен үткәрү өчен методик материалларны разговорыоважном.рф сайтында карарга мөмкин булачак. Проект РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Бушлай сишәмбе! Музейларга бушлай керү көне
Айның беренче сишәмбесе 7 нче гыйнвардан 14 нче гыйнварга күчерелә! Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин!
-
Даһины да үстерергә кирәк
Ходай «маңгаеннан үпкән» даһилар бар. Ләкин күпчелек очракта зур җиңүләр – тырышлык нәтиҗәсе. Әмма бала җилкәсенә югары максатлар өеп, аны сыный-сыный сындырмаска да кирәк бит әле. Әлеге сынауның чикләрен ничек билгеләргә?




