XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын узачак
16-18 май көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын уздыра.
Җыенда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 78 төбәгеннән 1000 делегат катнашуы көтелә. Форум программасы кысаларында 18 май көнне делегатлар «Изге Болгар җыены»нда катнашачак.
17 май Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак форумның Пленар утырышы үтәчәк.
Комментарийлар