Татарстан укучыларына өч фән буенча уңышлары өчен премия түләячәкләр
Татарстанда физика, математика һәм информатика фәннәрен өйрәнүгә мотивация булдыру максатыннан укучыларны акчалата түләүләр белән бүләкләячәкләр.
Шул максаттан алар өчен 57,5 мең сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган премия кертелә. Тиешле карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Түләүләргә 5–11 нче сыйныф укучылары дәгъва итә ала: 5–6 нчы һәм 7–8 нче сыйныфлардан 50 шәр кеше һәм 100 югары сыйныф укучысы.
Премиягә дәгъва итү өчен:
– әлеге фәннәрдән 4,5 тән ким булмаган балл булырга тиеш;
– ким дигәндә, ярты ел физика-математика юнәлешендәге түгәрәкләргә йөрү зарур;
– ким дигәндә, бер казаныш кирәк: олимпиадада җиңү, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре яки чаралар җиңүчесе дипломы.
Бөтенроссия олимпиадасының региональ һәм йомгаклау этапларында җиңү яулаган укучылар катнаша алмаячак.
Бүләк (түләү) «Физико-математический прорыв» проекты кысаларында әлеге фәннәрне популярлаштыру өчен каралган.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар