Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан студентлары үз стартаплары өчен 1 млн сумлык грант ота алачак

Гаризалар 2025 елның 20 маенда 23:30 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Инновацияләргә ярдәм фонды «Студентлар стартабы» конкурсының алтынчы сезоны башлануын игълан итте. Быел Россия югары уку йортларының 2,5 мең студенты һәм аспиранты 1 млн сум күләмендә грантлар алачак. Гаризалар 20 майга кадәр кабул ителә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

2025 елдан катнашуга гаризаны фәнни оешмаларның ординаторлары һәм аспирантлары бирә ала.

Проектлар җиде юнәлештә кабул ителә: «Цифрлы технологияләр», «Медицина һәм сәламәтлек», «Яңа материаллар һәм химик технологияләр», «Яңа приборлар һәм җитештерү технологияләре», «Биотехнологияләр», «Ресурсларны сак тота торган энергетика», «Креатив индустрияләр».

Гаризаны конкурс сайтында рәсмиләштерергә һәм бирергә мөмкин. Гаризалар 2025 елның 20 маенда 23:30 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Фото: сайт министерства образования и науки РТ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ