Июнь аенда «Артек» юбилеен билгеләп үтә
“Артек” юбилеен 2025 елның 16 июнендә билгеләп үтәчәк.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко “Артек”ның 100 еллыгына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Бәйрәм чараларына әзерлек турында фикер алышынды. Дмитрий Чернышенко Мәскәүдәге концертта делегацияләрнең катнашуын тәэмин итәргә кушты.
“Артек” юбилеен 2025 елның 16 июнендә билгеләп үтәчәк. 100 ел эчендә лагерьда 150 илдән 2 миллионнан артык бала ял иткән. Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов “Артек”ның халыкара хезмәттәшлектә актив катнашуын билгеләп үтте. Юбилей сменасына кимендә 30 илдән балалар килүе көтелә.
Фото: РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте
Комментарийлар