Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган як җырчысы

Хөснулла Вәлиуллинның тормыш юлы белән таныштыру.

Максат: Хөснулла Вәлиуллинның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру; вокаль-хор күнекмәләрен камилләштерү; музыкаль әсәрнең драматургиясен, андагы образларны ачыклауга кызыксыну уяту; туган җиргә, аның табигатенә сакчыл караш, ватанпәрвәрлек, җыр сәнгатенә мәхәббәт хисләре, эстетик зәвык тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә. Музыкаль әсәрләр тыңлау аша балаларның гармоник ишетү сәләтен үстерүгә ирешү, ишеткән моңны җырлаганда дөрес көйли белү.


Предметара бәйләнеш. Татар әдәбияты, сынлы сәнгать.


Җиһазлау: компьютер, видеопроектор, экран, слайдлар ярдәмендә төзелгән презентация; баян, гармуннар, скрипка; һәр укучыга рәсем дәфтәре һәм карандаш; аудиоязмалар.


Дәрес барышы.
I. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру. Оештыру өлеше.
Тавыш гимнастикасы ясау.
II. Уку мәсьәләсен кую.


Экранда Х.Вәлиуллинның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган слайдлар күрсәтелә. Композиторның «Тынлы оркестр өчен марш»ы яңгырый.

— Укучылар, әле яңгыраган көй нинди жанрга карый, бу әсәрне нинди инструментлар башкара?

— Без бу көйне тыңлаганда, күбрәк тынлы уен коралларын ишеттек. Әсәр атлап барырга уңайлы ритмда, ягъни марш жанрында язылган.

—              Дөрес. Бу әсәр — тынлы уен кораллары өчен язылган марш. Аның авторын кем әйтә ала? (Җаваплар тыңлана.) Аның авторы — безнең якташыбыз, Байлар Сабасында туып үскән күренекле композитор Хөснулла Вәлиуллин. Бүгенге дәрестә без сезнең белән Хөснулла Вәлиуллин турында сөйләшербез, аның әсәрләрен тыңларбыз. Дәреснең темасы «Туган як җырчысы» дип атала. (Экранда дәрес темасы һәм эпиграфы язылган слайд күрсәтелә.) «Ни өчен туган як җырчысы?» дигән сорауга дәрес ахырында җавап табарбыз дип уйлыйм.

 III. Уку мәсьәләсен чишү.

—              Ә хәзер әйтегез әле: сезнең моңарчы Хөснулла Вәлиуллин турында ишеткәнегез яки укыганыгыз бар идеме?

 — Безнең район үзәгендә Балалар сәнгать мәктәбе бар. Бу мәктәп Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исемен йөртә.

— Бик дөрес. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә Байлар Сабасында урнашкан Балалар сәнгать мәктәбенә 1993 елда Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исеме бирелде. Алар икесе дә — танылган композиторлар. (Портретлары экранда күрсәтелә.)

Укытучы чыгышы. Хөснулла Вәлиуллин 1914 елның 28  февралендә Байлар Сабасы авылында туа. Кечкенәдән гармунда һәм скрипкада уйнарга өйрәнә. (Гармун һәм скрипкада уйнап күрсәтелә.) Соңрак Казанга килеп, музыка училищесында укый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан кайткач, әле яңа гына ачылган Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. Барыбызга да билгеле танылган композитор Нәҗип Җиһанов аның укытучысы була. Әйдәгез, аның турында искә төшерик әле. (Портреты экранда күрсәтелә.)

 — Нәҗип Җиһанов — күренекле татар композиторы, СССРның халык артисты.

 — Ул Казан дәүләт консерваториясен оештыручыларның берсе, аның беренче ректоры.

— Нәҗип Җиһанов «Алтынчәч», «Җәлил» кебек опералар иҗат итә.

– Җавапларыгыз дөрес, укучылар. Хөснулла Вәлиуллин да, драматург Хәй Вахит белән берлектә, «Самат» дигән опера иҗат итә. (Х.Вахит портреты күрсәтелә.) 1989 елда шушы әсәре өчен композиторга Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Соңрак та Х.Вәлиуллин Хәй Вахитның күп кенә пьесаларына музыка яза. Бүгенге дәрестә без шундый пьесаларның берсе — «Соңгы хат» драмасыннан «Зөһрә җыры»н тыңларбыз. Әсәрне тыңлаганда, мин сезгә, рәсем дәфтәрләрен һәм карандашларыгызны алып, күз алдына килгән предмет яки күренешләрне дәфтәр битенә төшерергә тәкъдим итәм. Музыка тәмамлангач, бергәләп нәтиҗә ясарбыз. (“Зөһрә җыры” яңгырый, укучылар тыңлыйлар һәм рәсем ясыйлар. Соңыннан А.Рыловның «Зәңгәр киңлектә» картинасы экранда күрсәтелә. Укучыларның эшләре гомумиләштерелә, җыр сәнгате белән рәсем сәнгате арасында зур уртаклык бар икәнлегенә, авторларның үз әсәрләре аша туган якка, аның бай табигатенә дан җырлауларына басым ясала.)

 — Ә хәзер, укучылар, без Хөснулла Вәлиуллинның тагын бер әсәрен — шагыйрь Галимҗан Латыйп сүзләренә язган «Арышларым» җырын тыңларбыз. Музыка тыңлаганда, сез түбәндәге сорауларга җавап табарга тырышыгыз:

— Җыр белән рәсем арасында нинди уртаклык бар?

— Бу әсәрләрдә нинди тема чагылдырылган? (Л.Фәттаховның «Игеннәр өлгерде» яки И.Шишкинның «Арыш басуы» картинасы экранга куела. Соңыннан тыңланган әсәр буенча фикер алышу үткәрелә. Җырда да, рәсемдә дә бер үк тема тасвирлануга, икесенең дә туган якка, аның табигатенә һәм байлыкларына багышлануга басым ясала.)

— Дөрес, укучылар. Менә без Хөснулла Вәлиуллинның туган якка багышланган ике әсәрен тыңладык. Бүгенге көндә туган як табигатен, аның байлыкларын саклау, ягъни экология мәсьәләсе дөньядагы глобаль проблемаларның берсе булып тора. Сез бу өлкәдә нинди эшләр башкарасыз, экологик проблеманы чишү өчен ниләр эшләргә кирәк?

— Чишмәләрне карап, чистартып торырга, агачлар утыртырга, өйдән чыккан чүпне махсус урыннарга түгәргә, экскурсия һәм походлар вакытында теләсә кайда учак якмаска, азык калдыкларын һәм чүпне җыештырып, күмеп китәргә, кош-кортларны рәнҗетмәскә, кош оялары ясарга һ.б.

— Яхшы, укучылар, җавапларыгыз дөрес. Ә хәзер без Хөснулла Вәлиуллинның туган якка багышланган тагын бер җырын тыңларбыз һәм өйрәнә башларбыз. («Тик туган җирдә генә» җыры язылган слайд.)


Башта шигырь белән танышыйк әле:
Сагынышып кошлар кайта
Түгәрәк күлләренә;
Ояларын ясый алар
Тик туган җирдә генә.
Сандугачлар кунып сайрый
Талларның иңнәренә;
Дөнья ямьле, сулар тәмле
Тик туган җирдә генә.
Җырлый-җырлый күтәреләм
Тормышның үрләренә;
Шатлыгым да, хәсрәтем дә
Тик туган җирдә генә.

— Җыр нәрсә турында?

— Бу җырның темасын билгеләгез. (Бу җыр да туган якка, аның табигатенә багышланган.)

— Дәрес башында куелган сорауны искә төшерик. Ни өчен композиторны туган як җырчысы дип атыйбыз?

— Әлеге сорауга җавап биреп карыйк.

— Хөснулла Вәлиуллин — туган якка дан җырлаучы, чын мәгънәсендә туган як җырчысы, чөнки композиторның туган якка, аның эшчән кешеләренә, бай табигатенә багышланган җырлары бик күп.

Укытучы. Композиторның шушы җырларны үз эченә алган китаплары да басылып чыккан. Менә аларның берничәсе: «Еллар үтә» һәм «Ел артыннан ел». (Китаплар күрсәтелә.) Музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Х.Вәлиуллинга Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә. Ул 30 дан артык спектакльгә музыка яза, җырлары 100 дән артып китә. Талантлы композитор 1993 елда вафат булды.

— Ә хәзер, әйдәгез, җырны тыңлыйк. Бу язмада аны республикабызның танылган опера һәм эстрада җырчысы Клара Хәйретдинова башкара. (Портреты күрсәтелә.)

(«Тик туган җирдә генә» җырының концерт варианты тыңлана. Җырлап алу (распевание) күнегүләреннән соң, фразалап, беренче куплет өйрәнелә. Бигрәк тә лига билгесе белән тоташтырылган сигезле ноталарны башкаруга һәм “р” авазларының дөрес әйтелешенә игътибар итәргә кирәк.)

IV. Йомгаклау.

— Яхшы, укучылар. Җырны тулысынча киләсе дәрестә өйрәнеп бетерербез. Ә хәзер дәресне йомгаклыйк. (Өйрәнелгән материал искә төшерелә, актив укучылар билгеләнә, билгеләр куела.)

V. Өйгә эш. «Тик туган җирдә генә» җырының сүзләрен өйрәнергә; Хөснулла Вәлиуллин әсәрләрен тыңларга.

 Истә калдыру максатыннан, яңадан «Тик туган җирдә генә» җыры яңгырый.

 

Фәннур ГАЛИМОВ

Фото: Сөмбел Таишева

 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ