Казанның 6 меңнән артык мәктәп укучысы йомгаклау иншасы язды
Нәтиҗәләр 18 декабрьгә кадәр билгеле булачак.
Кичә, 4 декабрь, Казанның 6 меңнән артык мәктәп укучысы бердәм дәүләт имтиханына юллама алу өчен йомгаклау иншасы язды. Нәтиҗәләрне укучыларга 18 декабрьдән дә соңга калмыйча игълан итәчәкләр, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
Унберенче сыйныф укучыларына биремне үтәүгә 3 сәгать 55 минут вакыт бирелде.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган укучыларга махсус шартлар тудырылган. Шулай ук инша язуга бирелгән вакытны сәгать ярымга арттырдылар.
БДИга «керү» өчен чыгарылыш сыйныф укучылары биремне уңышлы үтәргә тиеш. «Незачет» яки аңлашылмаучанлык очрагында укучылар 1 февраль һәм 2 апрельдә яңадан инша яза алачак.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар