Милли ризыклар открыткалар форматында
Открыткалар җыелмасы ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәдәният министрлыгы, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы, ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге ярдәме белән бастырылган.
Әбиләрдән һәм әниләрдән мирас булып калган милли ризыкларның рецептлары открыткалар җыелмасы форматында табадан гына төште. Исеме дә үзенчәлекле — «Сабан туе. Рецептлар». Аны бастыру карары нәкъ Сабан туе вакытында кабул ителгән.
– Әлеге җыелма өчен безгә килгән рецептлардан илле дүртен сайлап алдык. Тәмле итеп пешерә белү ул — сәләт. Теләгән һәркемне рецептлар белән таныштыру мөмкинлеге булсын өчен, җыентык гарәп һәм инглиз телләренә дә тәрҗемә ителде, — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Басма дизайнеры Розалина Мөсәбирова открыткаларның үзенчәлеген әйтеп узды.
— «Сабан туе. Рецептлар» җыентыгының үзенчәлеге шунда ки, һәр рецепт авторы ризык пешерүдә үзенең фишкалары белән бүлеште, — диде ул.
Автор фотолары
Комментарийлар