Тартык [ч] авазы. Ч, ч хәрефләре
Тартык [ч] авазы. Ч, ч хәрефләре (1 нче сыйныфта әдәби уку дәресе)Резедә МИНҺАҖЕВА,Түбән Камадагы 31нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Рузилә Г...
Тартык [ч] авазы.
Ч, ч хәрефләре
(1 нче сыйныфта әдәби уку дәресе)
Резедә МИНҺАҖЕВА,
Түбән Камадагы 31нче урта мәктәпнең
югары квалификация категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Рузилә ГАНИЕВА,
Түбән Камадагы 31нче мәктәпнең
I квалификация категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Максат:
– балаларны тартык [ч] авазы, Ч,ч хәрефләре белән таныштыру; [ч] авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә, дөрес укырга өйрәтү;
–укучыларда бәйләнешле сөйләм телен үстерү, уку мәсьәләсен дөрес кую күнекмәләрен булдыру, аңлы эшчәнлекне активлаштыру, фикерләү сәләтләрен, хәтерен, игътибарлыгын үстерү, сүз байлыгын арттыру, уку күнекмәләрен ныгыту;
–балаларда күзәтүчәнлек, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, кунаклар белән аралашырга өйрәтү, кешеләргә ихтирам, уку хезмәтенә җитди караш тәрбияләү.
Җиһазлау: «Әлифба» китабы, экран, проектор, мәктәп музееннан алып килгән экспонатлар: чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, алъяпкычлар; сүзләр язылган плакатлар, кисмә хәрефләр, җыю полотносы, рәсемле әлифба, предметлы рәсемнәр, схемалар, сүзләр язылган карточкалар. Ак әби өчен киемнәр, ашъяулыкка төрелгән күчтәнәч, үзбәя өчен һәр укучыга түгәрәк (фишка), гомуми үзбәя өчен рәсемнәр.
Дәрес барышы
Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Бүген без дәрестә уйнарбыз, уйларбыз, күңелле әдәпле итеп сөйләшербез. Менә шушы зур эшләрне башкару өчен бүген безгә тагын да активрак, акыллырак, тәртиплерәк булырга кирәк. Безгә кунакка бик хөрмәтле кеше – Ак әби киләчәк. Кунакны ничек каршы аласын яхшы беләбез.
(Әби керә. Өстендә – матур итеп тегелгән күлмәк, башында – ак яулык. Кулында – ашъяулыкка төрелгән әйбер. Балалар Ак әбине каршы алалар, исәнләшәләр, кунакка әйтелгән ягымлы сүзләрне әйтәләр.)
Әби. Әссәламегаләйкем, кызларым, улларым!
Укучылар. Исәнмесез, әбекәй! Кәефегез ничек, әби?
Әби. Минем киләсемне каян белдегез? Ашаганда, кашыгыгыз идәнгә төштеме?
Укучылар. Әби, ник алай әйтәсең?
Әби. Кунак килү турында төрле юраулар бар бит. Сез белмисезмени? Алайса шул кызыклы сынамышлар белән таныштырыйм әле мин сезне. Тыңлагыз.
Мәче, битен юса, кунак көт.
Кашык яки пычак идәнгә төшсә, кунак килә.
Самавыр җырласа, кунак килә. (3 нче слайд)
Укучылар. Зур рәхмәт сиңа, Ак әби! Менә нинди кызыклы әйберләр белдек.
Әби. Бүген дәрестә бер кызыклы хәреф өйрәнәсегезне белеп сезгә бик матур әйберләр алып килдем. (Кулындагы төенчеген сузып.) Әлегә күрсәтми торам. Менә монда утырып эшегезне күзәтеп торырмын. Миңа сүз биргәч алып килгән әйберләремне күрсәтеп китәрмен.
(Әбигә урын тәкъдим ителә.)
Укытучы. Әбигә үзегезнең ничек эшләргә өйрәнгәннәрегезне күрсәтегез әле.
Схема үрнәкләре (4 нче слайд.)
Укытучы.Тексттан беренче схемага җөмлә табыгыз.(2)
Икенче схемага җөмлә эзлибез.(5,6)
Сезнең бал ашаганыгыз бармы?
Бал турында нәрсәләр беләсез?
Укучылар җавабы.
Үзбәя.
Кайсыгыз текстны хатасыз укый ала?
Кем схемаларга җөмләләрне үзе таба ала?
Укучылар җавабы.
– Тактада хәрефләр сибелгән, шул хәрефләрне ике төркемгә бүлегез.
– Хәрефләр арасыннан калын сузыкларны гына укыйбыз, аннары нечкә сузыкларны укыйбыз.
– Игътибар белән карагыз әле, хәрефләр турында нәрсә әйтә аласыз? Бер артык хәреф бар. (Ч хәрефе.)
Укытучы.Ул кайсы хәреф?
Укучылар. Без әле бу хәрефне өйрәнмәдек.
Укытучы. Без бүген дәрестә яңа хәреф белән танышырбыз. Шушы хәреф белән сүзләр. Җөмләләр укырбыз.
III. Яңа тема өстендә эш
Укытучы. Мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын таба алырсызмы?
Йомры йомшак, сары йомгак, йөгереп йөри чирәмдә.
Укучылар. Чеби.
Укытучы. Бу сүз нинди аваздан башланган? Бу нинди аваз? Ни
өчен?
Укучылар җавабы.
Укытучы. Чеби сүзенә анализ ясыйбыз. Парталарда парлап эшлибез.
Яңа хәреф кайда урнашкан? (Сүз башында.)
Бу аваз нинди хәреф белән күрсәтелә?
Ял минуты.
Укытучы. Рәсемдә кемнәрне күрәсез?
Алар нишли?
Укучылар. Чигү чигәләр.
Әби. Оланнарым, төенчегемне сүтеп алып килгән матур әйберләремне күрсәтергә вакыт җитте. Карагыз әле: элек-электән кул эшләре белән кешеләр үзләренең өйләрен, үзләренең киемнәрен матур итеп бизәгәннәр. (Әби алып килгән сөлгеләр, алъяпкычлар, кулъяулыклар күрсәтә.) Бүгенге көннәрдә дә бик күп кешеләр чигү белән шөгыльләнәләр. Сез дә хезмәт дәресләрендә чигәргә өйрәнерсез.
Укытучы. Балалар, халкыбызның тормышында, көнкүрешендә зур урын алган, ч хәрефе кергән бик күп әйберләр белән без әле алга таба да танышырбыз, әлегә аларны слайдта күрсәтеп алам. (5 – 9 нчы слайдлар)
Чибәр –
Чигәр –
Чәчәк –
Укытучы. Балалар, ярышып алыйк әле: [ч] авазы кергән сүзләр әйтергә кирәк. Кайсы рәт бик актив булыр икән? Башладыкмы?
(Чәч,чеби,чана,орчык,чаңгы,чуен,чабата, чалма, читек, чия, чуртан, чалгы, чулпы, чүәк, чалбар, чабыш, чәкчәк, чыршы, чокыр, чемодан, чемпион, чиләк, чирәм, число, чиста, чәйнек, чүкеч, чүп, ачкыч, черки, бакча, чебен,чигү, сакчы, чәчәк, чук...) (10 нчы слайд)
Бәяләү.
– Кем «ч» хәрефе кергән берәр сүз әйтә алды? Ике ... биш? Бик әйбәт, балалар!
(11 нче слайд)
Дәрес ахырында Ак әби белән саубуллашу.
Әби. Сез бик тәрбияле балалар икәнсез. Бик сөендем. Минем дә сезгә әйтәсе килгән сүзләрем бар. Тырышып укыгыз: укыган кеше белемле була, галим була.
Төенчегемдә күчтәнәчем дә бар бит әле, иң баллы татар ризыгын әйтә алырсызмы икән?
Укучылар. Чәкчәк.
Чәкчәк сүзендә сез бүген өйрәнгән хәреф бар. Бик оста җавап бирәсез. Күчтәнәчем белән сыйлыйм әле үзегезне!
Укучылар. Рәхмәт, әбекәй! Ак әби, зур рәхмәт сиңа!
Укытучы. Сау булыгыз, әбекәй, тагы килегез!
ПРЕЗЕНТАЦИЯ

- Оештыру өлеше. Уңай кәеф тудыру

- Үткән материалны актуальләштерү
- Дәреслектән «Бал» текстын уку.
- Җөмлә схемалары белән эш.
Схема үрнәкләре (4 нче слайд.)
Укытучы.Тексттан беренче схемага җөмлә табыгыз.(2)
Икенче схемага җөмлә эзлибез.(5,6)
Сезнең бал ашаганыгыз бармы?
Бал турында нәрсәләр беләсез?
Укучылар җавабы.
Үзбәя.
Кайсыгыз текстны хатасыз укый ала?
Кем схемаларга җөмләләрне үзе таба ала?
Укучылар җавабы.
- Хәрефләр белән эш.
– Тактада хәрефләр сибелгән, шул хәрефләрне ике төркемгә бүлегез.
– Хәрефләр арасыннан калын сузыкларны гына укыйбыз, аннары нечкә сузыкларны укыйбыз.
– Игътибар белән карагыз әле, хәрефләр турында нәрсә әйтә аласыз? Бер артык хәреф бар. (Ч хәрефе.)
Укытучы.Ул кайсы хәреф?
Укучылар. Без әле бу хәрефне өйрәнмәдек.
- Дәреснең темасы һәм максаты белән танышу.
Укытучы. Без бүген дәрестә яңа хәреф белән танышырбыз. Шушы хәреф белән сүзләр. Җөмләләр укырбыз.
III. Яңа тема өстендә эш
- Табышмак белән эш.
Укытучы. Мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын таба алырсызмы?
Йомры йомшак, сары йомгак, йөгереп йөри чирәмдә.
Укучылар. Чеби.
Укытучы. Бу сүз нинди аваздан башланган? Бу нинди аваз? Ни
өчен?
Укучылар җавабы.
- Схема төзү.
Укытучы. Чеби сүзенә анализ ясыйбыз. Парталарда парлап эшлибез.
Яңа хәреф кайда урнашкан? (Сүз башында.)
Бу аваз нинди хәреф белән күрсәтелә?
- Тактага рәсемле әлифба – «Ч, ч хәрефе» эленә.
Ял минуты.
- Үткән теманы ныгыту
- Китап белән эш. Рәсем буенча әңгәмә.
Укытучы. Рәсемдә кемнәрне күрәсез?
Алар нишли?
Укучылар. Чигү чигәләр.
Әби. Оланнарым, төенчегемне сүтеп алып килгән матур әйберләремне күрсәтергә вакыт җитте. Карагыз әле: элек-электән кул эшләре белән кешеләр үзләренең өйләрен, үзләренең киемнәрен матур итеп бизәгәннәр. (Әби алып килгән сөлгеләр, алъяпкычлар, кулъяулыклар күрсәтә.) Бүгенге көннәрдә дә бик күп кешеләр чигү белән шөгыльләнәләр. Сез дә хезмәт дәресләрендә чигәргә өйрәнерсез.
Укытучы. Балалар, халкыбызның тормышында, көнкүрешендә зур урын алган, ч хәрефе кергән бик күп әйберләр белән без әле алга таба да танышырбыз, әлегә аларны слайдта күрсәтеп алам. (5 – 9 нчы слайдлар)
- Сүзлек эше.
Чибәр –
Чигәр –
Чәчәк –
- Текстны «чылбырлап» уку.
- «Кем күбрәк сүз әйтә?» уены
Укытучы. Балалар, ярышып алыйк әле: [ч] авазы кергән сүзләр әйтергә кирәк. Кайсы рәт бик актив булыр икән? Башладыкмы?
(Чәч,чеби,чана,орчык,чаңгы,чуен,чабата, чалма, читек, чия, чуртан, чалгы, чулпы, чүәк, чалбар, чабыш, чәкчәк, чыршы, чокыр, чемодан, чемпион, чиләк, чирәм, число, чиста, чәйнек, чүкеч, чүп, ачкыч, черки, бакча, чебен,чигү, сакчы, чәчәк, чук...) (10 нчы слайд)
Бәяләү.
– Кем «ч» хәрефе кергән берәр сүз әйтә алды? Ике ... биш? Бик әйбәт, балалар!
- Йомгаклау. Рефлексия. Белемнәрне бәяләү, үзбәя

Комментарийлар