Шарт фигыль
Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формалары (6 нчы сыйныфта татар теле дәресе) Резедә НӘБИУЛЛИНА,Түбән Камадагы 31 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм...
Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формалары
(6 нчы сыйныфта татар теле дәресе)
Резедә НӘБИУЛЛИНА,
Түбән Камадагы 31 нче урта мәктәпнең
югары квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сиринә ҺАДИЕВА,
Түбән Камадагы 31 нче урта мәктәпнең
югары квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
Укыту-өйрәтүдә : укучыларны шарт фигыль белән таныштыру, аның мәгънәсен һәм җөмләдә кулланылышын аңлауларына, тексттан таба белүләренә ирешү;
Белем-күнекмәләрне үстерү-камилләштерүдә: өйрәнгән фигыль төркемчәләрен искә төшерү һәм сөйләмдә куллануны камилләштерү; фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү; сүз ясалышын, җөмләдә сүзләр тәртибен кабатлау һәм камилләштерү.
Психологик: мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшли белүләрен, үз-үзләренә бәя куя белү күнекмәләрен, ярдәмлекләр белән эшли белүләрен үстерү.
Тәрбияви: проблеманы күмәк хәл итүгә омтылыш, дуслык, бердәмлек, игътибарлылык, телгә карата ихтирам.
Дәрес тибы: уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
Җиһазлау: шарт фигыль моделе, дифференциаль һәм индивидуаль биремле карточкалар (маршрут бите), туган тел турында мәкальләр.
Материал: татар теленнән 6 нчы сыйныф өчен Р.З. Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова дәреслеге, интерактив такта, дәрескә презентация, үзбәяне кую маршрут кәгазе.
Дәрес барышы
I . Ориентлашу-мотивлаштыру этабы. (2–3 минут) (1 нче слайд)
Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
– Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез әйбәтме? Бер-беребезгә елмаю бүләк итик әле. Утырыгыз.
– Укучылар, татар теле дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәрестә без сезнең белән яңа материал өйрәнәчәкбез.
Дәрестә 5 төркемдә эшләрбез, һәркем үз эшенә үзе бәя куеп барыр. Без узган дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? Өй эшенә нәрсә бирелгән иде? (Фигыльләрне искә төшерергә, кабатларга.)
– Әйе, нинди төр фигыльләр беләсез?
Бирелгән модель буенча фигыльләр турында сөйләргә. (2 нче слайд)
Хәзер төркемнәрдә эшлибез. Фрейер моделен ясыйбыз. Һәр төркем үзенә фигыль төркемчәсен сайлый. Сезгә 2–3 минут әзерләнергә һәм 1–2 минут якларга.
(3 нче слайд)
Модель өчен калып:
ФРЕЙЕР МОДЕЛЕ
Фигыль сүз төркеме
– Бик зур рәхмәт. Маршрут битенә үзбәя куегыз.
Укучылар, затланышлы фигыльләрдән без өйрәнәсе бер төркемчә калды. Ул нинди төркемчә? Ребус чишү.(Шарт фигыль.) (4 нче слайд)
Сүзлек эше. Шарт – условие.
Бүгенге дәрестә без сезнең белән тагын бер затланышлы фигыль төркемчәсе – шарт фигыль белән танышырбыз. Аның мәгънәсе, ясалышы, төрләнеше турында сөйләшербез. Моның өчен дәрестә нишлибез?
Тактадагы мәкальләргә игътибар итик. (5 нче слайд)
Ат ычкынса тотылыр, сүз ычкынса тотылмас.
Сүз сөйләсәң, уйлап сөйлә.
Мәкальләр нәрсә турында кисәтә? (Укучыларның фикерләрен тыңлау.)
Партадашы белән эш. 1–2 (боерык ф.), 3–4 (хикәя ф.). Әлеге мәкальләрдән фигыльләрне табабыз (ычкынса, тотылыр, ычкынса, тотылмас, сөйләсәң, уйлап сөйлә).
(6 нчы слайд)
Хикәя фигыльләрне аерып алыйк. (Тотылыр, тотылмас.)
Бу фигыльләр турында нәрсә әйтә аласыз? (Киләчәк заманда, билгесез, барлыкта һәм юклыкта, төшем юнәлешендә.)
Боерык фигыль кайда? (Сөйлә.)
Тагын нинди фигыльләр калды? (Ычкынса, сөйләсәң, уйлап.) (7 нче слайд)
Кайсы фигыль артык? (Уйлап.)
Ни өчен? (Ничек? соравына җавап бирә, хәл фигыль.)
Калган фигыльләр нинди сорауга җавап бирә? (Нишләсә?) Болар нинди төркемчәгә карарлар икән? (Шарт фигыль.) Зат-санын әйтеп карыйк әле. (Ычкынса – 3 нче зат, берлек сан, сөйләсәң – 2 нче зат, берлек сан.)
Кайсы сүзне ачыклап киләләр? (Ычкынса тотылыр, ычкынса тотылмас, сөйләсәң, уйлап сөйлә.)
Нинди җөмлә кисәге була? (Хәл.)
Шарт фигыльләрне юклыкка куеп карыйк. (Ычкынса – ычкынмаса, сөйләсәң –сөйләмәсәң.) ( 8 нче слайд)
Нәтиҗә ясыйк.
Укучылар. Димәк, шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эшнең яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Нишләсә? соравына җавап бирә, зат-сан белән төрләнә. Барлыкта һәм юклыкта килә.
Бирелгән модель буенча шарт фигыльгә характеристика биреп карыйк. (9 нчы слайд) Үзбәя (маршрут битендә).
Ял минуты.
Мин сезгә фигыльләр әйтеп барам, шарт фигыль булса чүгәлибез, боерык фигыльгә кул чабабыз, хикәя фигыльдә урында басып кына торабыз.
Барсам, укый, сана, барды, үтсәләр, йөгерә, чап, утыр, ташласам, кайта, әйтсә, бардым, күрсәң, тыңла.
Дәфтәрләрне ачып число, тема, сыйныф эше дип язабыз. ( 10 нчы слайд)
Дәреслекләрне ачып, кагыйдә белән танышыйк.
Бирелгән фигыльләрне зат-сан белән төрләндереп карыйк. (Берничә укучы тактада эшли.)
Кайтса, алса.
Тыңласа да, укыса да.
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. (10 минут)
Карточкалар бирелә. Тиешле шарт фигыльләрне куеп күчереп язарга. (11 нче слайд)
Юеш кием белән ..., суык тия. Телевизорны күп ..., баш авырта. Тырышып ..., күп беләсең. Йокыдан вакытында ..., мәктәпкә соңга калмыйсың. ..., укытучыдан сора.
Дәреслектән күнегү эшләү.
2 нче күнегү, 40 нчы бит.
Тексттан шарт фигыльләрне генә сайлап язарга, зат-санын билгеләргә. (Укучыларның җавапларын тыңлау.) (12 нче слайд)
Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә нинди фигыль төркемчәсен өйрәндек? Башка төркемчәләрдән аны ничек аера алабыз? (Укучыларның җавапларын тыңлау.)
Һәр укучы үз-үзенә һәм иптәшенә сөйли.
Өй эше (2 минут) (13 нче слайд)
1) Кагыйдә кабатларга, кагыйдәләр дәфтәренә шарт фигыль моделен ясарга.
2) Шарт фигыль кергән биш җөмлә язып килергә.
3) 4 нче күнегү, 40 нчы бит, шарт фигыльләр астына сызарга.
Маршрут бите үрнәге
ПРЕЗЕНТАЦИЯ

- Актуальләштерү (5–7 минут)

Фигыль |
Затланышлы |
Затланышсыз |
Инфинитив |
Хәл фигыль |
Сыйфат фигыль |
Исем фигыль |
Хикәя фигыль |
Боерык фигыль |
? |
Хәзер төркемнәрдә эшлибез. Фрейер моделен ясыйбыз. Һәр төркем үзенә фигыль төркемчәсен сайлый. Сезгә 2–3 минут әзерләнергә һәм 1–2 минут якларга.
(3 нче слайд)
Модель өчен калып:
ФРЕЙЕР МОДЕЛЕ
Фигыль сүз төркеме
Мәҗбүри билгеләре | Мәҗбүри булмаган билгеләре |
Мисаллар | Кире мисаллар |
– Бик зур рәхмәт. Маршрут битенә үзбәя куегыз.
- Белемнәрне адымлап чишү. (10–15 минут)
Укучылар, затланышлы фигыльләрдән без өйрәнәсе бер төркемчә калды. Ул нинди төркемчә? Ребус чишү.(Шарт фигыль.) (4 нче слайд)
Сүзлек эше. Шарт – условие.
Бүгенге дәрестә без сезнең белән тагын бер затланышлы фигыль төркемчәсе – шарт фигыль белән танышырбыз. Аның мәгънәсе, ясалышы, төрләнеше турында сөйләшербез. Моның өчен дәрестә нишлибез?
Тактадагы мәкальләргә игътибар итик. (5 нче слайд)
Ат ычкынса тотылыр, сүз ычкынса тотылмас.
Сүз сөйләсәң, уйлап сөйлә.
Мәкальләр нәрсә турында кисәтә? (Укучыларның фикерләрен тыңлау.)
Партадашы белән эш. 1–2 (боерык ф.), 3–4 (хикәя ф.). Әлеге мәкальләрдән фигыльләрне табабыз (ычкынса, тотылыр, ычкынса, тотылмас, сөйләсәң, уйлап сөйлә).
(6 нчы слайд)
Хикәя фигыльләрне аерып алыйк. (Тотылыр, тотылмас.)
Бу фигыльләр турында нәрсә әйтә аласыз? (Киләчәк заманда, билгесез, барлыкта һәм юклыкта, төшем юнәлешендә.)
Боерык фигыль кайда? (Сөйлә.)
Тагын нинди фигыльләр калды? (Ычкынса, сөйләсәң, уйлап.) (7 нче слайд)
Кайсы фигыль артык? (Уйлап.)
Ни өчен? (Ничек? соравына җавап бирә, хәл фигыль.)
Калган фигыльләр нинди сорауга җавап бирә? (Нишләсә?) Болар нинди төркемчәгә карарлар икән? (Шарт фигыль.) Зат-санын әйтеп карыйк әле. (Ычкынса – 3 нче зат, берлек сан, сөйләсәң – 2 нче зат, берлек сан.)
Кайсы сүзне ачыклап киләләр? (Ычкынса тотылыр, ычкынса тотылмас, сөйләсәң, уйлап сөйлә.)
Нинди җөмлә кисәге була? (Хәл.)
Шарт фигыльләрне юклыкка куеп карыйк. (Ычкынса – ычкынмаса, сөйләсәң –сөйләмәсәң.) ( 8 нче слайд)
Нәтиҗә ясыйк.
Укучылар. Димәк, шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эшнең яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Нишләсә? соравына җавап бирә, зат-сан белән төрләнә. Барлыкта һәм юклыкта килә.
Бирелгән модель буенча шарт фигыльгә характеристика биреп карыйк. (9 нчы слайд) Үзбәя (маршрут битендә).
Шарт фигыль (нишләсә? нишләсә дә?) Хәл |
Барлыкта |
Юклыкта |
-са, -сә |
-маса,-мәсә |
Мин Син Ул Без Сез Алар |
Мин Син Ул Без Сез Алар |
Ял минуты.
Мин сезгә фигыльләр әйтеп барам, шарт фигыль булса чүгәлибез, боерык фигыльгә кул чабабыз, хикәя фигыльдә урында басып кына торабыз.
Барсам, укый, сана, барды, үтсәләр, йөгерә, чап, утыр, ташласам, кайта, әйтсә, бардым, күрсәң, тыңла.
Дәфтәрләрне ачып число, тема, сыйныф эше дип язабыз. ( 10 нчы слайд)
Дәреслекләрне ачып, кагыйдә белән танышыйк.
Бирелгән фигыльләрне зат-сан белән төрләндереп карыйк. (Берничә укучы тактада эшли.)
Кайтса, алса.
Тыңласа да, укыса да.
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. (10 минут)
Карточкалар бирелә. Тиешле шарт фигыльләрне куеп күчереп язарга. (11 нче слайд)
Юеш кием белән ..., суык тия. Телевизорны күп ..., баш авырта. Тырышып ..., күп беләсең. Йокыдан вакытында ..., мәктәпкә соңга калмыйсың. ..., укытучыдан сора.
Дәреслектән күнегү эшләү.
2 нче күнегү, 40 нчы бит.
Тексттан шарт фигыльләрне генә сайлап язарга, зат-санын билгеләргә. (Укучыларның җавапларын тыңлау.) (12 нче слайд)
- Рефлексия. (5–6 минут)
Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә нинди фигыль төркемчәсен өйрәндек? Башка төркемчәләрдән аны ничек аера алабыз? (Укучыларның җавапларын тыңлау.)
Һәр укучы үз-үзенә һәм иптәшенә сөйли.
Өй эше (2 минут) (13 нче слайд)
1) Кагыйдә кабатларга, кагыйдәләр дәфтәренә шарт фигыль моделен ясарга.
2) Шарт фигыль кергән биш җөмлә язып килергә.
3) 4 нче күнегү, 40 нчы бит, шарт фигыльләр астына сызарга.
Маршрут бите үрнәге
1 | 2 | 3 | 4 | Нәтиҗә | |
Эш төре | Төркемнәрдә эшлибез. Фрейер моделен ясыйбыз. | Парлап эшлибез. Алдагы мәкальләрдән фигыльләрне табыгыз. (1–2 боерык фигыль, 3–4 хикәя фигыль.) | Тиешле шарт фигыльләрне куеп язарга. | Экранда бирелгән фигыльләрнең грамматик категорияләрен билгеләргә кирәк. | |
Үзбәя |
ПРЕЗЕНТАЦИЯ
Комментарийлар