Өстәл түгел – table!
Инглиз теле бөтендөнья аралашу теле булып тора, шуңа күрә аны балалар бакчасында ук өйрәтә башлау гаҗәп түгел.
Ә менә мәктәпкә китеп, белем бирү программалары катлаулана башлагач исә, бала тел өйрәнүдә кайбер кыенлыклар белән очраша. Бу беренче чиратта өй эшләре әзерләү белән бәйле. Күпчелек әти-әниләр инглиз телен белмәү аркасында, аны өйрәнүдә балаларына ярдәм итә алмаулары турында әйтәләр. Инглиз телен тирәнтен белми торып та, башлангыч сыйныфта укучы баласына әти-әнисе терәк була аламы? Бүген сүзебез шул хакта.
Укучы чит телне кызыксынып, теләп өйрәнсә һәм бу шөгыльдән ләззәт алса гына, нәтиҗә күренәчәк. Башлангыч чорда гаилә белән мәктәпнең төп бурычы әнә шул кызыксынуга ныклы җирлек булдырудан гыйбарәт.
Ата-аналарның ярдәме инглиз теленнән нинди өй эше бирелгән, мәктәптә нәрсә үтелгән, нинди уңышлары барлыгы турында кызыксынудан башлана. Әгәр дә бала инглиз телен өйрәнергә теләми икән, беренче чиратта, бала белән сөйләшеп, моның сәбәпләрен белергә кирәк. Күзәтүләремнән чыгып, шуны әйтә алам: гадәттә, бу сәбәпләр ике – балага инглиз телен өйрәнү кызык түгел, яисә бу тел аңа авыр бирелә. Әлеге кызыксынуны төрле мультфильм, җырлар, әкиятләр, компьютер программалары, балалар өчен инглиз телен өйрәнү буенча махсус сайтлар аша уятып була. Әгәр тел өйрәнү авыр бирелсә, иң элек укытучы белән киңәшләшергә кирәк. Ул ни рәвешле җиңелрәк итеп сүзләрне ятларга, өй эшләрен эшләргә, грамматик кагыйдәләрне өйрәнергә мөмкин булуын аңлатып бирер. Сүзләрне дөрес әйтү өчен бала укытучының сөйләмен тыңлап, аның артыннан сүзләрне кабатларга тиеш. Өйдә өстәмә рәвештә кыска шигырьләр, җырлар, әкиятләрне оригиналь язмада тыңлау һәм диктор артыннан бала белән ата-анага кабатлау шулай ук сөйләм телен, сүзләрне дөрес итеп әйтү өчен яхшы ярдәм итә.
Яңа сүзләр – конвертта
Яңа сүзләрне өйрәнгәндә, балалар яңа дәфтәр башлап, анда сүзне, аның әйтелешен һәм тәрҗемәсен язып барырга тиеш. Сүзнең ничек язылышы истә калсын өчен, өйдә ата-аналар белән диктантлар язу файдалы. Өлкәннәр дәфтәрнең ничек алып барылышын тикшерергә, язылган сүзләрнең инглизчә тәрҗемәсен сорарга тиеш, бу ысул сүзләрне истә калдырырга яхшы ярдәм итә.
Шулай ук яңа сүзләрне истә калдыру өчен карточкалар ясарга була. Бу – гади, әмма эффектив юлларның берсе. Карточкалар, әлбәттә, балалар белән бергәләп ясалса яхшырак. Моның өчен бер формадагы төрле төстәге кәгазьләр кулланырга була. Бер ягына сүзнең инглизчә язылышы һәм әйтелү ысулын язарга, ә икенче ягына русча тәрҗемәсен күрсәтергә, яисә аның рәсемен ясарга була. Карточкалар һәр яңа темага аерым ясалып, конвертларда сакланса яхшы. Аларны, буш вакыт булган саен, уен формасында кулланырга була. Карточкалардагы сүзләрнең темасына килгәндә, аларны саннар, төсләр, хайваннар, кием-салым темаларын үткәндә яхшы кулланырга була. Яңа сүзләрне ятлау өчен тагын бер яхшы ысул бар: кәгазьгә сүзләрне инглизчә язып, өйдәге җиһазларга ябыштырып куегыз. Бу өстәл, урындык, тәрәзә, ишек, шкаф һәм башка әйберләр булырга мөмкин.
Башлангыч сыйныфлар инглиз телен уен формасында өйрәнергә ярата. Өйдә бер яраткан уенчыгын сайлап алып, бала белән төрле темаларга әңгәмә корыгыз. Диалог барышында теге яисә бу сүзнең инглизчә тәрҗемәсен сорарга, яисә аңа ул яңа сүзне әйтеп, аның белән таныштырырга була. Шулай ук иртәнге яисә кичке аш вакытын кызыклы һәм файдалы итү өчен, баладан ни теләвен инглизчә әйтеп бирүен сорарга мөмкин. Болай эшләү инглиз теле белән генә кызыксындырып калмас, ә ике арадагы җылы мөнәсәбәтләрне дә җайларга ярдәм итәр.
Инглиз теле грамматикасы таблица яисә схемалар ярдәмендә бирелә. Бу – телнең төзелешен өйрәнү өчен бик уңайлы ысул. Дәрестә һәм өй эшен эшләгәндә, бала бу схемаларны дөрес итеп куллана белергә тиеш. Дәрестә грамматика буенча яңа кагыйдә үткәннән соң өйдә тагын бер кат кабатлап, кагыйдәләр ныгытылса яхшы.
Дүрт тапкыр укыйбыз!
Өйгә эш итеп текст укырга бирелгән икән, бала аны кимендә дүрт тапкыр укысын. Бу вакытта әти-әниләр игътибары аеруча мөһим. Беренче тапкыр укыганда, бала текст белән таныша. Икенче тапкыр укыганда, таныш түгел сүзләрне сүзлектән эзли, аны тәрҗемәсе белән дәфтәренә язып куя. Өченче тапкыр исә бала текстта сүзнең ни турында барганын тулысынча төшенә. Дүртенчесендә сүзләрнең дөрес әйтелешенә, уку тизлегенә, интонациягә басым ясала. Текстны укыганда, анда булган яңа сүзләргә аеруча нык игътибар итегез. Аларның дөрес әйтелешен сүзлектән яисә Интернеттан карарга була. Күп кенә дәреслекләргә электрон аудиоязмалар бар. Аларны Интернеттан табарга мөмкин, яисә укытучы үзе ата-аналарга электрон кушымталар аша җибәрә ала. Шуларны тыңлап, артыннан кабатлап уку шулай ук уңай нәтиҗә бирми калмас.
Баланы чит телләргә мәҗбүри рәвештә өйрәтү бик кыен. Ә тел белүнең тормышта кирәк булуын һәм дөрес ысуллар кулланганда, телне өйрәнү авыр түгел икәнен аңлата алсагыз, бала үзе үк белемгә тартылачак. Телләр белү сәбәпле зур уңышларга ирешкән шәхесләр турында сөйләгез, тормыштан мисаллар китерегез. Әйтик, чит илгә ялга бара калсагыз, тел белү проблемасы иң беренче чиратта калкып чыга бит. «Менә бит, аралаша алсаң, ничек рәхәт булыр иде», – дип ассызыклап куярга онытмагыз. Бала белән бергәләп шөгыльләнгәндә, үзегезнең дә инглиз теленә тартыла башлавыгызны сизәрсез.
Лилия ФАЗУЛЛИНА, Казан шәһәрендәге 18 нче татар гимназиясенең инглиз теле укытучысы
Фото: М. Кыямова
Комментарийлар