Татарстан Россия төбәк мәктәпләренә татар теле буенча 17 мең дәреслек тапшырды
Татарстан быел Россиянең башка төбәкләрендәге мәктәпләргә татар теле һәм әдәбияты буенча 17,7 меңнән артык дәреслек тапшырды. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Рәисе каршындагы ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясенең 28 субъектындагы белем бирү оешмаларында татар теле өйрәнелә, шул исәптән 24 төбәктә уку планнары кысаларында, 15 тә факультатив дәресләрдә һәм 19 түгәрәктә. Моннан тыш, төбәкләрдә татар халкының телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре эшләп килә.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар