Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия матбугаты көне белән!

Бүген, 13 гыйнвар, Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан «Татарстан Республикасының Армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык күрсәтү буенча ирекле җәмгыяте (ДОСААФ)»ндә тантаналы чара узды.

Бәйрәм алдыннан килгән кунаклар үзенчәлекле күргәзмә белән танышты. Биредә «ТАТМЕДИА» хезмәткәрләренең МХОдә катнашкан туганнары, якыннарының фотолары тәкъдим ителде.
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татарстан Республикасы ДОСААФ» төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Сергей Старостин катнашты.

Бәйрәмдә республиканың массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә лаеклы өлешен керткән медиа өлкәсе хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Гаилә һәм мәктәп» журналы җаваплы мөхәррире Мөршидә Кыямова ТР Премьер-министры А.В.Песошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Тантананың нәкъ менә «Татарстан Республикасының Армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык күрсәтү буенча ирекле җәмгыяте»ндә үтүе символик мәгънәгә ия. Чөнки 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә, шулай ук бу ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Фото: «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ