Олы йөрәкле, ун балалы дустым, сыйныфташым
Дустым Розага шалтыраттым. Институтны тәмамлаганнан бирле – утыз елдан артык укытучы булып эшләүче дустым белән күптән сөйләшәсем килә иде инде. Кукмара районының Пүчинкә-Сутер авылында яшәүче Ш...


Менә кичә, Олы көн – Пасха көнне Розага дәшеп аласы иттем. Бер Мамадышта узган семинарда телефон номерларын алышкан идек, югалтышканбыз. Ярый әле, социаль челтәрләр бар хәзер. Тавышымны тануга: “Христос Воскрес!” – дип сәламләде дустым. Югыйсә шулай дип эндәшергә үзем әзерләнеп торган идем. Ник дисәң, Розаның тормыш иптәше Владимир – удмурт милләтеннән, тәрбиягә алган балалары да төрле милләт һәм дин вәкилләре. “Ничек җавап бирер икән Роза?” – дип сынап карамакчы, имеш.

Бик озак итеп, рәхәтләнеп, тәмләп сөйләштек. Сөйләшер сүзләрнең очы-кырые юк. Тик сүзем барыбер тәрбиягә алган балаларга бара да тоташа. “Роза, барыбер үз балаларың түгел бит инде, йөрәк җылыңны ничек җиткерәсең?” – дим. “Үз балаларыңны аерып, аларны өстен куйсаң, булмый бит инде, тигез күрәм, тырышып эшләмим мин аны, үзеннән-үзе шулай килеп чыга, – ди Роза. – Бер нәрсәсе дә юк бит инде аның, мәктәптәге балаларны аерып булмый бит, нәкъ шуның төсле инде!”
Мин дәшкәндә кызлар белән бәйрәм бөккәннәре пешереп ята иде хуҗабикә. “Эшегезне бүлдем!” – дип читенсенүемә: “Бүлмәдең, үзләре белә, остардылар инде! Алар миңа түгел, мин аларга булышам хәзер, – дип елмая дустым. – И ерак булмасаң, килеп китәр идең әле син безгә!” – дип шаярта. Барыр идем шул!
Без сөйләшкәндә күңелле хәбәр җиткерделәр Розага: Флора исемле азәрбайҗан милләтеннән булган кызы районда уздырылган бадминтон ярышында I урынны алган. Булдырган! Әнисенә сөенеч, мәктәбенә дан китергән. Белемгә аңлы караш, хезмәт тәрбиясенә зур әһәмият бирелүче бу гаиләдә милләтара мөнәсәбәтләргә дә зур игътибар бирелә. “Дин мәсьәләсе дә ирекле бездә, – ди Роза. – Үз балаларыма да ирек куйдык: әтисе динен тотучылар да, мөселман динендә булып, намаз укучыларыбыз да бар”.
Роза мәктәпне тәмамлаганнан соң, төрле уку йортларында һөнәр алып чыгып китүче балалары белән дә һәрвакыт элемтәдә икән. “Телефоннан: ”Әни!” – дип дәшсәләр, миңа шуннан да олы бәхет юк инде!” – ди курсташым. Тәрбиягә алынучылар арасында ятим калганнары да, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәре дә бар икән. Баласы Шәйфетдиновларда тәрбияләнүче, үзе аналык хокукыннан мәхрүм ителгән хатын белән дә очрашырга туры килгән аңа. “Аның белән очрашкач, бик озак үз-үземне кая куярга белмәдем, – ди Роза. – Тик баласы өчен сөендем, бездә аңа рәхәт булуын аңладым. Әмма тормыш төбенә тәгәрәгән, алкоголизм авыруыннан чыга алмаган биологик ана шулай да: “Рәхмәт Сезгә! Минем балаларымны кеше, бәхетле итә алган өчен рәхмәт!” – дигәч, дөрес юлда икәнемне аңладым.

Сыйныфташым, курсташым Роза Шәйфетдинова-Закирова! Үзеңнең, ирең Володяның, гаиләңнең олы йөрәкле булуың белән горурланабыз без! Матур гаилә булып, бер-берегезне аңлап, озын гомер кичерсәгез иде!
Лидия КОНСТАНТИНОВА, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы.
Фотоларда: 1. Роза белән Владимир Шәйфетдиновлар,
- Олы көндә йомырка җыеп кайткач.
Комментарийлар