MOÑда Казахстанның яңа киносы турында сөйләячәкләр
MOÑ театр мәйданчыгы «Кинокич» проекты — Әдилә Хәйбуллинаның милли кинога багышланган кинокүрсәтүләр циклын башлап җибәрә. Бу хакта MOÑ театр мәйданчыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
5 февраль «Казахстан: кино молодых» исемле беренче кичә узачак.
Бу кичтә тамашачы Дилназ Әбраимованың «64 пункта почему все пошло не так», Дәүләт Инсибаевның «Пусть бежит», Арай Кәримованың «Однажды в Коргалжино», Аян Найзабәковның «Кассета» фильмнарын карап, алар турында фикер йөртәчәк.
– Минемчә, милли кино иҗат иткән материалны визуаль тәкъдим итү ысулын, сюжетлар, күтәрелә торган темаларны күрү һәм аңлау мөһим. Төрле кинематографлар белән танышу аркылы кино карау байлыгын үстерү әһәмиятле. Әлеге циклда без, нигездә, төрки кинога игътибар бирәбез. Һәм документаль, һәм уен, һәм анимацион картиналарда яңа тәэсирләр табып, аларны анализларбыз», – дип билгеләп үтте программа кураторы, кино белгече һәм тәнкыйтьчесе Әдилә Хәйбуллина.
Фото: freepik.com
Комментарийлар