«Мирас» – Татарстан музыка сәнгатен барлый!
5, 8 һәм 12 февральдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестивале концертлары булачак.
Татарстанның мәдәни мирасын пропагандалый торган проектны Татарстан дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Маэстро Александр Сладковский гамәлгә куйды. Унынчы тапкыр уза торган фестиваль барлык буын татар композиторлары музыкасында милли колорит һәм үз халкына мәхәббәт чагылдыра, һәм «Мирас» фестивале бу традицияләрне тирән бәяләүчеләрне берләштерә.
Фестивальнең фәнни җитәкчесе – Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры,музыка белгече, продюсер, педагог, музыка-җәмәгать эшлеклесе, сәнгать белеме докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Вадим Дулат-Алеев. Фестивальнең партнеры – Казан дәүләт консерваториясе.
Комментарийлар