Мәгариф учреждениеләрендә масштаблы гамәлләр көтелә
Быел капиталь ремонт буенча иң масштаблы эшләр мәгариф өлкәсендә башкарылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Министр Марат Айзатуллин раслаганча, барлык федераль һәм республика программалары тармаклар буенча бүленгән. Ул мәгариф өлкәсендә иң масштаблы эшләр башкарылачак, диде. Быел 8 программа кысаларында 5 млрд 903 млн сумлык 213 объект ремонтланачак, алар «Яшьләр һәм балалар», «Гаилә» илкүләм проектларына, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм 4 республика программасына керә.
Бу шул исәптән 33 мәктәп, интернат-мәктәп, балалар йортлары һәм 23 муниципаль берәмлектә мәктәптән тыш эшләр үзәге. Тагын 83 мәктәптә функциональ зоналар ремонтланачак, 74 мәгариф учреждениесендә – азык-төлек блоклары. Мәгарифнең кече звеносында 11 балалар бакчасын ремонтлау планлаштырыла. Урта һөнәри белем бирү звеносында 8 ресурс үзәге һәм 4 тулай торак яңартылачак. Барлык объектлар буенча контрактлар март аенда планлаштырылган.
Комментарийлар