Чаңгы шуабызмы? Казанда Бөтенроссия спорт чарасы узачак
8 февральдә Россиядә «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия спорт чарасы узачак.
Быел массакүләм старт Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. 9 гыйнвардан 6 февральгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Ярышларда тәҗрибәле спортчылар да, актив ял яратучылар да катнаша ала.
Үткәрү мәйданчыклары: Горький-Әмәт урманы; «Локомотив» стадионы, Футбол ур., 1 йорт; «Дәрвишләр» торак комплексы каенлыгы; Казанка елгасы тугае (Гаврилов ур.-Чуйков ур.).
– Традиция буенча без Татарстанда "Россия чаңгы юллары" кебек зур физкультура-массакүләм чара үткәрәбез. Бу – безнең өчен әһәмиятле чара. Халык һәрвакытта да әлеге чаңгы ярышларында актив катнаша. Бу көнне республикада йөз меңнән артык кеше чаңгы юлына чыгачак, – дип билгеләп үтте ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев.
P. S. катнашучылар өчен старт комплектларын бирүне 3 февральдән 7 февральгә кадәр оештыралар.
Фото: freepik.com
Комментарийлар