Логотип Магариф уку
Цитата:

Ана телен укытуда отышлы алымнар

Казан Мэриясе һәм Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» дип аталган семинарлар циклы дәвам итә.

Төп максат – балалар бакчалары тәрбиячеләрен һәм татар теле укытучыларын туган телне укытуның заманча, нәтиҗәле алымнары белән таныштыру. 
Семинарда спикер буларак филология фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Яр Чаллы институты доценты Айгөл Ханова, филология фәннәре кандидаты, Ройял Холлоуэй университетының постдокторы Анастасия Лопухина (Лондон) чыгыш ясаячак. 

«Икетеллелек шартларында балаларның уку күнекмәләрен бәяләү һәм әлеге күнекмәләрне формалаштыру методикалары» дип исемләнгән семинар Казан шәһәре Совет районының 95 нче табигый-фәнни лицеенда  (Азат Аббасов ур., 15 йорт) 5 декабрьдә 13:30 да башлана. 

Исегезгә төшерәбез: бу елның беренче семинары гыйнвар аенда узган иде. Татар теле укытучылары, тәрбиячеләре һәм методистларына телне өйрәтүнең нәтиҗәле алымнары турында Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты, «Полиглот» интеллектуаль реалити-шоу авторы һәм алып баручысы, чит телләрне тиз өйрәнү буенча китаплар һәм дәреслек-күнегүләр авторы Дмитрий Петров сөйләде. Апрельдә узган икенче чарада филолог, тәрҗемәче, полиглот,  филология фәннәре докторы, П.Лумумба ис.Россия Халыклар дуслыгы университетының Рус теле институты профессоры, Россия Фәннәр академиясе  Казан фәнни үзәгенең  күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе мөдире, 27 китап, 170 тән артык фәнни хезмәт һәм татар теленә өйрәтү методикасы авторы Алексей Арзамазов чыгыш ясады. Өченче чара октябрь аенда узды, ул регионнар тәҗрибәсенә багышланган иде. Семинарда спикер буларак филология фәннәре кандидаты, Кузебай Герд исемендәге Удмурт дәүләт милли гимназиясе директоры Татьяна Волкова (Ижау), Саха Республикасы лицей-интернаты директоры, физика һәм математика фәннәре докторы, Михаил Алексеев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Иван Шамаев (Якутск) һәм башлангыч мәктәп өчен чуваш теле дәреслеге авторларының берсе, “Хавал” чуваш инициатив төркеменең координаторы, Чабаксарда узучы телләр фестиваленең төп оештыручысы Александр Блинов (Чабаксар) чыгыш ясады. 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ