Логотип Магариф уку
Цитата:

«Алтын мөнбәр»гә гаризалар кабул ителә башлады

2025 елның 5-9 сентябрендә Казанда узачак «Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестиваленең заявка кампаниясе башланды.

Фестиваль «Мәдәниятләр диалогы аша – диалог мәдәниятенә» девизы астында уза һәм мәгърифәтчелек, эстетик һәм рухи миссия алып бара, Россия мәдәнияте үсешенә сизелерлек өлеш кертә.

Фестивальнең оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, үзәкләштерелгән мөселман дини оешмасы - Россия Мөфтиләр шурасы, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты.

“Алтын мөнбәр” Казан халыкара кинофестивале – гомум кешелекнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен һәм мәдәни традицияләрен чагылдырган, милләтенә һәм конфессиясенә карамастан, уен, документаль һәм анимацион фильмнар конкурсы. Фестиваль Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле үткәрелә. Беренче форум Россия мөфтиләр Советы, РФ мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән оештырылды.

«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале үзен кино сәнгате дөньясында әһәмиятле вакыйга буларак күптән танытты инде. Узган елларда фестиваль халыкара мәдәни процесста актив катнашучы буларак үз позицияләрен раслады, төрле илләр кинематографының иң яхшы казанышларын күрсәтү өчен мөһим платформага әверелде.

«Алтын мөнбәр» киноиндустрия профессионалларының очрашу урыны булып тора, алар анда үз эшләрен киң аудиториягә тәкъдим итә, шулай ук яңа партнерлар һәм фикердәшләр таба алалар. Фестиваль Милли киноны алга җибәрүдә һәм дөнья кинематографы традицияләрен саклап калуда мөһим роль уйнап, мәдәниятара диалогны үстерүгәһәм илләр арасында мәдәни элемтәләрне ныгытугаярдәм итә.

 

Фестивальдә катнашу өчен 2025 елның 1 июненәкадәр электрон почтага гариза җибәрергә кирәкinfo@kazan-mfmk.com яки рәсми сайтта: https://kazan-mfmk.com/application/ катнашуга 2023 елдан да иртәрәк булмаган фильмнар кертелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ