Логотип Магариф уку
Цитата:

Әхмәт Гаделне искә алып

Әхмәт Гадел (Әхмәт Һади улы Гаязов) 1942 елның 2 февралендә  Мамадыш районы Акчишмә авылында туган. Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы шунда яши. 1946 елда әтиләре армиядән кайткач, алар гаиләләре б...

Әхмәт Гадел (Әхмәт Һади улы Гаязов) 1942 елның 2 февралендә  Мамадыш районы Акчишмә авылында туган. Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы шунда яши. 1946 елда әтиләре армиядән кайткач, алар гаиләләре белән Саба районының Әбде урман хуҗалыгына күчәләр. Гомумән, Әхмәтнең әтисе, урман белгече буларак, бер урыннан икенче урынга даими күчеп йөри, шунлыктан Әхмәт Гаязовка кечкенәдән ук Татарстанның төрле районнарында яшәргә туры килә. Шуңа бәйле аның урта белем алу этаплары да, яшәгән урынына карап, төрле мәктәпләрдә я татарча, я русча аралашып бара. 1959 елда хәзерге Балык Бистәсе районында урнашкан безнең Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлый (бу мәктәпне мин үзем дә 1971 елда тәмамлаган идем). Аннары ул Лубян урманчылык техникумында махсус белем ала. Әхмәт Гадел урта мәктәптә укыганда ук әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый.

1962 – 1965 елларда Әхмәт Гаязов Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядә хезмәт иткәндә аның солдат тормышыннан алып язган русча шигырьләре «Поиск» («Эзләү») исеме белән аерым җыентык булып басылып чыга.
1966 – 1982 елларда Әхмәт Гадел Түбән Кама район газетасында хәбәрче, Шеморбаш сигезьеллык мәктәбендә немец теле укытучысы, Үзбәкстанның Ташкент өлкәсендә производство гимнастикасы инструкторы, Тольятти шәһәрендә слесарь-монтажчы, янә Түбән Кама шәһәрендә тракторчы, компрессорчы, Казан телевидениесендә тәрҗемәче, Республика халык иҗаты йортында, Мәдәният министрлыгында методист һәм «Социалистик Татарстан» газетасының хәбәрчесе була. 1983 –1984 елларда ул СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры. Эшчәнлегенең соңгы елларында Әхмәт Гадел «Шәһри Казан» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.

1977 елда Әхмәт Гадел, читтән торып укып, Мәскәүдәге Максим Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.
Шулай да яшь авторның шагыйрь буларак формалашуы 1970 елларга туры килә. Бу чорда ул заманча эчтәлекле, тормышчан детальләргә бай, үзенә генә хас җылы бер аһәң белән сугарылган лирик шигырьләрен яза. 1978-1985 елларда аның Ташкентта «Чам» («Нарат», кырым татар телендә, 1978), Казанда «Яшьлек урамы» (1978), «Көмеш кылган җырлары» (1982) һәм «Яшьлегем былбыллары» (1985) һәм башка исемле китаплары дөнья күрә, шигырьләренә җырлар языла. Шагыйрьнең аерым әсәрләре, русчага тәрҗемә ителеп, «Октябрь», «Молодая гвардия» журналларында һәм «Литературная газета»да басылды. Шигырьләрендә замандашлар язмышы, татар халкының, туган телнең киләчәге турындагы уйланулары сурәтләнә.
Әхмәт Гаделнең сценарийлары буенча һәм автордашлыгында 50 документаль фильм, шулай ук балалар өчен мультфильмнар төшерелгән. Ашхабадта һәм Мәскәүдә узган Бөтенсоюз кинофестивальләрдә лауреат булган. Әхмәт Гадел тормышның төрле якларын яктырткан публицистик мәкаләләр, очерклар авторы буларак та билгеле.
Әхмәт Гадел 1979 елда СССР Язучылар союзына кабул ителә. 1992 елда аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелә. Әхмәт аганың исеме «Татар энциклопедиясе»нә кертелгән.
2012 елның 13 ноябрендә Әхмәт Гаделнең гомере өзелә. Васыяте буенча Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк авылы зиратында җир куенына иңдердек. Кабере әтисенең кабере белән янәшәдә урнашкан.
2 нче рәсем. Әхмәт Гаделне 75 еллыгында искә алу көнне: сулдан уңга – Ихтыяр Гаязов, Шаһинур Мостафин, Ринат Нуруллин (2017 ел, 21 февраль)
Үзем дә шушы ук авылда туганга күрәдер инде Әхмәт Гадел минем өчен аеруча кадерле шәхес булып тора. Балалар өчен язылган шигырьләре белән дә ул минем өчен якын, чөнки мин үзем дә бу өлкәдә яратып иҗат итәм. Авылдашларым киңәшләремне аяк астына салмадылар, нәтиҗәдә Зур Мәшләк урта мәктәбендә авыл җирлеге музее ачылды. Музей мөдире Валентина Ивановна Вафина тырышлыгы белән әлеге музейда Әхмәт Гаделнең тормышына һәм иҗатына багышланган сәхифә булдырылды. Безнең тәкъдим белән «Гаязов укулары» үткәрелә башлады, хәзер исә бу укулар республикакүләм дәрәҗәгә күтәрелде. Әлеге укуларны оештыруда Зур Мәшләк урта мәктәбе директоры Рәфыйк Нигъамәтҗан улы Закиров аеруча зур эш алып бара.
Исән булса, бу көннәрдә Әхмәт Гаделгә 80 яшь тулган булыр иде. Арабыздан иртәрәк китте шул ул, әмма ул иҗаты белән, халкыбызга калдырган рухи мирасы белән һич онытылмас.
Ринат НУРУЛЛИН,

балалар шагыйре, язучы, Ш.Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ