Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәңге 29 яшьлек герой

1944 елның 25 августы. 12 сәгать 6 минут.

Моннан 75 ел элек Плетцензее төрмәсендә Җәлил – Кормаш антифашистик төркеменең идарә комитеты әгъзалары өчен җәзалы үлем башланган вакыт ул. Һәр өч минут саен бер каһарман гильотина балтасы астына башын куя. Җәза исемлегендә унберенче – Сәлим Бохаров. Тик соңгы каһарманның шәхесен ачыклау эзтабарлар өчен шактый кыенга туры килә. Ул, фашистлар уйлаганча, Сәлим Бохаров түгел, ә 29 яшьлек Галләнур Бохараев булып чыга.

Галләнур 1916 елның 2 декабрендә Башкортстан АССРның Миякә районы үзәге – Кыргыз Миякәдә дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне тәмамлаган үсмер, Уфага китеп, төзелештә эшли: җир казый, йөк ташый. Балта эшенә маһирлыгын күрсәтә. Тырыш егетне 1937 елның декабрендә Дәүләт банкының Башкортстан Республика конторасы Казанга укырга җибәрә. Ул анда Дәүләт банкы җаваплы хезмәткәрләренең белемен күтәрү өлкәара курсларын тәмамлап, бер елдан туган ягына әйләнеп кайта. Галләнур Бохараев Кызыл армия сафларына 1940 елда Кыргыз Миякәдәге банк бүлекчәсенең хисапчысы вазифасыннан китә.
Армиядә, полк мәктәбен тәмамлаганнан соң, егеткә өлкән сержант дәрәҗәсе биреп, отделение командиры итеп билгелиләр. Фашист Германиясе белән сугыш артиллерия частенда взвод командиры булып хезмәт иткән Галләнур өчен Латвиянең Двинск (хәзерге Даугавпилс) шәһәре тирәсендә башлана. Аның туганнарына килгән соңгы хаты да 1941 елның 17 июнендә шул шәһәрдән салынган. Украинаның Днепропетровск каласы янындагы каты бәрелеш вакытында Галләнур хезмәт иткән часть чолганышта кала һәм әсирлеккә төшәргә мәҗбүр була. Күрәсең, Муса Җәлил үзенә Гумеров псевдонимын алган кебек, Галләнур да тоткынлык көннәреннән үк исемен Сәлимгә алыштырган. Мондый гамәлне совет тоткыннары, исемнәре туган илгә сталык җан булып кайткан очракта, алар аркасында туганнары эзәрлекләнмәсен өчен башкарган дип уйларга хакыбыз бар. (Сүз җаеннан шуны да әйтеп үтик: Даугавпилс төрмәсе  Муса Җәлил тоткынлыкта булган беренче төрмә санала. Бүгенге көндә аның диварына татарның герой-шагыйре хөрмәтенә истәлек тактасы куелган.)
Илгә фашист явы ябырылганнан соң, безгә билгеле булмаган вакыйгалар агышы ничек кенә бармасын, көтелмәгән сугыш афәте татарның шушы ике  азамат иренә әсирлектә очрашу өчен сәбәп була. Киләчәк тарихчылары сугышның беренче айларында ук, армия-армия чолганышта калып, тоткынлыкка эләккән совет солдатлары һәм кече командирлар арасында ни өчен татарларның шактый күп булуын бер аңлатырлар әле. Бәлкем, ул барлык хәрби каршылыкларда диярлек Идел буе һәм Урал төбәгеннән алынганнарның алгы сызыкка ташлануы белән бәйледер. Билгеле, башка сәбәпләр булуы да бар. Һәрхәлдә, 1942 елның 15 августында вермахтның коры җир гаскәрләре баш командованиесе совет әсирләреннән «Идел – Урал» легионы оештырып, аларны Совет армиясенә каршы куярга карар кыла. Легионның штабы Польшаның Едлиньск каласында урнаштырыла. Бер-бер артлы җиде Идел-татар батальоны төзелә. Гайнан Кормаш җитәкчелегендәге антифашистик хәрәкәт төркеме идарәсе әгъзалары Германиянең төрле төрмәләрендә барлыкка килгән яшерен каршылык активистларының шул батальоннардагы эшчәнлекләренә юнәлеш бирәләр. Төп максат – Кызыл армиянең җиңүләре турында дөрес мәгълүмат биреп, әсирлеккә эләккән совет сугышчыларының рухын күтәрү һәм шулай фашистларның планын тормышка ашыруга каршы төшү. Моның өчен Муса Жәлилнең ялкынлы шигырьләре һәм абруе, Гайнан Кормаш җитәкчелегендәге музыкаль капелла концертлары, Абдулла Алиш җитәкчелегендә әзерләнгән листовкалар файдаланыла. Сәлим Бохаров исә 827 нче  батальонның 4 нче ротасы взвод командиры итеп билгеләнә. Ул антифашистик үзәк белән Фәрит Сәйфелмөлеков аша элемтәдә тора. Легионерларны партизаннар ягына чыгарга әзерли.
Чыннан да, легионның 1943 елның февралендә көнчыгыш фронтка юлланган 940 кешелек беренче батальоны, немец офицерларын юкка чыгарып, тулысы белән Белоруссия партизаннары ягына күчә. Мондый уңышсызлыктан соң, гитлерчылар легионга сатлык шымчы кертәләр. Шуның нәтиҗәсендә икенче батальоннан 60 легионеры кулга алынып, калганнары Франциягә озатыла. Алар анда, француз «маки»ларына кушылып, фашизмга каршы көрәшүне дәвам итә. Өченче батальонның күпчелек рота һәм взвод командирларын, шул исәптән Бохаров та, «качу оештырган өчен» кулга алына һәм газаплау урыннарына озатыла. 1943 елның августына Кормаш–Җәлил антифашистик төркеменең вермахтка каршы эшчәнлеге тулысынча фаш ителә. Аның идарә әгъзалары гына түгел, башка активистлары да коточкыч җәзалаулар аша үтә. 
Илгә Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» кайтып, ул аклангач һәм аңа Советлар Союзы Герое, Дәүләт премияләре бирелгәннән соң, әкренләп язучы Абдулла Алиш һәм башка каһарманнарның да исемнәре халык арасына чыга. Тик антифашистик хәрәкәтне оештыручылар һәм легионерларга карата каршылыклы фикерләр озак еллар яши әле. 2002 елның гыйнварында Россия–Германия дуслыгы лигасы рәистәше, Мәскәү Дәүләт Халыкара мөнәсәбәтләр (МГИМО) институты профессоры Габделхан Әхтәмҗан җитәкчелегендәге делегация Муса Җәлилнең 100 еллыгы уңаеннан Берлинга баргач, аларның кулына «Кормашев һәм башка унау» дигән документ тоттыралар. Ул – Өченче рейхның Икенче Империя суды 1944 елның 12 февралендә Дрезденда «Идел–Урал» яшерен оешмасы турында чыгарган хөкем карары. «Җинаять эше»ннән кулъязма рәвешендә күчереп алынган әлеге документ Праганың Икенче Бөтендөнья сугышы чорындагы архивыннан табып алына һәм төркемнең антифашистик эшчәнлегенә шактый зур ачыклык кертә. Аннан гильотинага башын салган милләтпәрвәрләрнең вермахт каршындагы «гаеп»ләрен генә түгел, биографияләреннән кайбер фактларны да ачыкларга мөмкинлек табыла. Нәрсә дисәң дә – немец төгәллеге: унбер татар фамилиясенең һәрберсе янында туган елы һәм һөнәре язылган. Хөкем карарында барысына да диярлек «дошманга ярдәм итү» һәм «хәрби хыянәт» дигән гаеп ягылган. Бохаровка тагын «хәбәр итмәү» дигән пункт та өстәлгән. 
Шушы документ аша төркем әгъзаларын тиз ачыклыйлар. Тик унберенче булып җәзаланган Сәлим Бохараевның архив мәгълүматлары буенча Кызыл армия сафларына алынуы күренмәгәнлектән, язучы Рафаэль Мостафинга шактый эзләнергә туры килә. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең каһарманлыгын халыкка җиткереп, аларның якты истәлеген саклауга зур көч салган Рафаэль абый Мостафинның «Өзелгән җыр» китабын заманында күбебез кулдан-кулга йөртеп укыган идек. Исемлектәге Сәлимнең чынлыкта Галләнур булуын ачыклау да – аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Ул Бохараевның сугышка кадәр Мария Куч исемле кызга өйләнгән булуына игътибар итә һәм республика ЗАГС бюросына, ачыклык кертүне сорап, мөрәҗәгать ясый. Аннан исә Кыргыз-Миякә авылында туган Галләнур Бохараевның 1939 елда шундый кыз белән язылышуы турында мәгълүмат килә. Шул рәвешле документларны өйрәнү, фотоларны чагыштыру, туганнары, хәрби хезмәттәшләре белән эләмтәгә керү җәзалап үтерелгән унберенче җәлилченең Галләнур Бохараев булуын ачыкларга мөмкинлек бирә. Антифашистик төркемнең башка әгъзалары белән бергә, 1990 елның 5 маенда аның исеме дә реабилитацияләнә.Ул да, көрәштәшләре белән рәттән, СССР Президенты М.С.Горбачев Указы нигезендә «фашизмга каршы актив патриотик эшчәнлек алып барганнары һәм шул вакытта күрсәткән батырлыклары һәм ихтыяр көче өчен» вафатыннан соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 
Дошманны җиңүгә үз өлешен керткән якташлары исемен Миякәлеләр онытмый. Мәктәп укучылары «төз гәүдәле, чибәр, белемгә омтылган» якташларының тормышы һәм патриотик эшчәнлеге турында тикшеренү үткәреп, тарихи-гыйльми эшләр яза. Ә күптән түгел Галләнур Бохараев исемен йөрткән мәдәният һәм ял паркында аңа бюст куелды. Һәйкәлне ачу тантанасына җыелган ветераннар, укучылар арасында геройның туганнары да шактый иде. Аларның горурланырга хаклары бар. Фашизм гомуми тырышлык белән җиңелде. Гомуми тырышлык белән Кормаш-Җәлил антифашистик төркеменең батырлыгы халыкка танытылды. 

Рәүф Хәкимов
Ландыш Нәсыйхова

Рәүф Хәкимов фотосы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ