Логотип Магариф уку
Цитата:

Балага кычкырмыйча түзә алмыйм

«Ясмин» психологик ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе, психолог Наилә Маннур кызы Бәшәрова бүген шактый гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү, арт-терапия ярдәмендә балаларны дәвалау, төрле кимчелекләрдән арындыру буенча актив эш алып бара. Тынгысыз, кешеләр белән эмоцияләр идарә иткән заманда тәҗрибәле психологка «Балага кычкырмыйча түзә алмыйм» дигән борчу-проблема белән мөрәҗәгать итүчеләр күпме икән? Журналыбыз укучыларына кызыклы һәм файдалы булыр дигән максаттан, бу актуаль мәсьәләне психолог белән анализладык.

– Ата-аналарда  ачу өстенлек итеп, үз-үзләрен кулга ала алмау сәбәплеме,  алар еш кына  балаларга тавыш күтәрә башлыйлар. Ни өчен ата-ана баласына кычкыра? Кычкыру балага ничек тәэсир итә?

– Балага кычкыру төрле сәбәпләр аркасында булырга мөмкин. Беренчедән, бу холыксызлык гаиләдән, нәселдән килә. Әгәр дә гаиләдә кычкырыну гадәте бар икән, алар бала белән дә  автомат рәвештә югары тонда сөйләшә, әлбәттә. Чөнки кычкырып сөйләшүдән башка, бүтән төрле аралашуны күз алдына китерә алмый. Күрәсең, шундый тәрбия алганнар. Кеше ул – психикасы белән аерылып торган катлаулы механизм. Аны бармак шыртлатып кына тиз арада үзгәртеп булмый. Белгәнебезчә, бала алты яшькә кадәр формалаша. Ата-ана балага ни сәбәпле кычкыра? Билгеле, гаиләдән күреп үскәнгә генә түгел, аның тормышында ниндидер проблемалары  булырга мөмкин. Әгәр алар үзенең дөрес гамәл кылмаганын, эмоцияләрне җигәргә кирәк икәнлеген аңлап, үз-үзләренә ярдәм итсәләр, кычкырудан котылып була. Көчле кеше өчен һәрвакыт көчсез кеше гаепле: үзебездәге борчуларны, кемнәр көчсезрәк, шуларга чәчәбез бит.

Әгәр эчеңдә күтәрелгән агрессияне басыбрак  торсаң, бала аны сизеп, куркып калырга мөмкин.  Балалар бик сизүчән. Шуңа күрә ни өчен ачуың чыгуны аңлатырга кирәк. Адәм балалары төрле психологик  сыйфатка ия, темперамент та дүрт төрле: кемдер холерик, кемдер меланхолик, кемдер флегматик, сангвиник. Шуңа карап, һәр баланың кычкыруга реакциясе дә төрлечә. Кайбер бала ата-ана кычкырганнан соң йомылып кала, үзенең теләкләрен тормышка ашыра алмый, уй-фикерләрен күңелендә генә тота, үз дөньясында гына яши. Тавыш күтәрүне бала үзен яратмау, мин яратуга лаек түгел дип кабул итә. Ул үзеннән гаеп эзли башлый. Ата-ананың кискен мөнәсәбәте аркасында бала үз-үзенә ышанмаучы булып үсәчәк. Кагыйдә буларак, андый балалар талантлы була һәм, шул сәбәпле, үзләренең талантларын тормышка ашыра алмый калалар. Күңеле җәрәхәтләнгән балада кемнән дә булса астыртын үч алу сыйфаты барлыкка килү очраклары аз түгел. Күңеленә «Дөрес әйтмисең, хәзер сиңа эләгәчәк, дәшмә» дигән тәнкыйди сүзләр кереп калса, бу аның үсешенә зур зыян салачак. Балада үз-үзен түбән бәяләү, башкалар белән чагыштыру сыйфаты шулай хасил була. Бала дөньясы шулкадәр киң, аңардан гаиләдә гел: «Кем буласың килә?» – дип,  аның фикерен сорарга, «Моны тормышка ашыру өчен сиңа нәрсә җитми?» – дип, кызыксынып торсалар, шул бала гына рухи һәм физик яктан сәламәт булып үсә.

– Балага кычкырудан ничек качарга, үз фикереңне тавышны күтәрмичә генә дә җиткерергә була шикелле...

– Аны аңлар өчен, ата-ана үз-үзенең балалар яки башка кешеләр белән тотышын күзәтергә  тиеш. Кызган халәтеңне нормага китереп, бала курыксын дип түгел, ә аңласын, ишетсен дип сөйләшү – иң яхшысы. Үзеңдә балага каршы агрессия башлана икән, игътибарыңны читкә юнәлтеп торырга  кирәк. Эмоцияләрне чыгару өчен физик эш ярдәм итә:  кер юу, җыештыру, пешерү.  Тынычлангач кына бала белән сөйләшү – конфликтны булдырмауның иң кулай ысулы. Балага кычкыру кебек тискәре сыйфаттан бары аның кимчелек икәнен аңлау, проблеманы тану, мәсьәләне тыныч юл белән хәл итүне гадәткә кертү ярдәмендә генә арынып була. Үз-үзеңә ярдәм итә алмаган очракта, белгечләргә мөрәҗәгать итү мөһим. Күпчелек  үзенең кычкырыну сыйфатын кимчелек дип кабул итми, аны, киресенчә, дөрес дип саный.  Андый сыйфат хас булган кешеләрне психик яктан  авыру дип танырга туры килә. Бәлки алар үзләре дә бала вакытта шундый ук хәл белән очрашканнардыр, бәлки тормышларындагы берәр катлаулы ситуация шундый йогынты ясагандыр. Балага:  «Син дәресеңне эшләдеңме әле?» дип югары тонда сөйләшкәнче, бәлки, «Ник син аны эшләмәдең? Аңлашылып җитмиме?» дип диалог формасында аралашу дөресрәк санала. Күпчелек ата-анага баласының яшенә «кайтып», аның белән бертигез дәрәҗәдә, аның хәленә кадәр төшеп аралашу җитми.

– Баланы иркәләп кенә, бер тавыш тонын күтәрмичә генә тәрбияләү баладан үз-үзен яклый алмаслык җебек кеше ясамасмы?

–  «Теплица» шартларында үскән бала социумга чыккач, кычкырган кешене кабул итә алмый. Ә тормышта кычкырышулар да, төрле ямьсез манерада аралашучылар да очрый. Кычкыру ул кайсыбер вакытта файдага да була. Әйтик, агрессияне  минус дип, бөтенләй кире кагарга ярамый. Нинди очракта тавыш күтәрергә мөмкин? Шок хәле шок аша гына уяна ала, дигән әйтем бар.  Күңеленә барып җитәрлек итеп, усаллык күрсәтмичә генә, ләкин бастырып әйтеп куясың икән, бала «уянып» китәчәк. Таныш рәссам сүзләре искә төште: «Безнең гаилә өч кагыйдә буенча яши: тупас предмет белән йөрергә, шкафтан документларны алырга һәм төреп куелган киемнәрне тузгытырга ярамый».   Андый кешеләр аз. Алар  өйләрендә балаларга обойга рәсем ясарга рөхсәт итәләр. Таныш ханым әйтүенчә, шундый ирек бирү, балаларның аңын киңәйтә. Андый бала кызыклы шәхес булып үсәчәк. Дәфтәрдә генә ясаган баланың фикерләве дә шундый ук тар булачак. Обойга ясауның вакыты бер генә була, аның өчен баланы ачулану кирәкмидер. Ул үз потенциалын ачарга тиеш, аңа рәсем ясарга комачаулау аңарда күңел авыртуы хасил итәргә дә мөмкин.

– Бала белән өйдә тавыш күтәреп сөйләшүләрен нинди билгеләр аша белеп була?

– Андый балалар күренеп тора алар. Адекват бала кирәк вакытта кычкыра, утыра, йөгерә ала. Ә өйдә гел тавыш ишеткән баланың җилкәсе түбән төшкән, тәнен сөйрәп, башын аска иеп йөри. Гадәттә,  куркынып кына сөйләшә. Ул билгене, киресенчә, үз-үзенә урын таба алмаган, артык шаулаган  гиперактив балаларда да шәйләргә була. Сәламәт бала кычкыра да, дәшми дә утыра ала.  Дәшми генә, тик кенә утырган баланы акыллы дияргә ярата безнең халык. Яшүсмер вакытта андый балалар өчен курку уяна. Әгәр дә педофил, яки башка мәкерле кеше бәйләнә башласа, алар дәшә, кычкыра алмыйлар. Шуңа күрә мин ата-аналарга, балаларыгызны кычкырырга өйрәтегез, дип әйтәм. Агрессияне кире кагарга ярамый, аны дөрес юнәлтә белергә генә кирәк. Ата-аналар уңайлы булган баланы ярата. Чөнки агрессия күрсәткән балага түземлеге җитми аларның. Юкка кына ата-аналар: «Син үзеңне нормаль тот, тыныч бул»,  – дип өйрәтәмени? Ата-анага бала гади булган саен уңайлырак. Ләкин бу – дөрес кабул итү түгел.

– Бала, әйтик, кибеттә, башка җәмәгать урынында  көйсезләнә, киреләнә башласа, әни кеше бу хәлне ничек җайга сала ала?

–  Интернет челтәрләрдә бер психологик видеороликка тап булдым. Бала елый, характер күрсәтә башласа, ата-анасы бу хәлне ярату аша, ачуланмыйча күзәтә. Күбесенчә, без кеше ни әйтер дип уйлыйбыз, оялабыз. Бу видео көйсез баланы тынычлык, эндәшмәү белән генә җиңү турында сөйли. Мондый очракны дөрес итеп кабул итәргә өйрәнү балага күбрәк уңай тәэсир итә. Мондый очракта ата кеше бер карашы, кыяфәте белән дә кешеләрнең нәфрәтле  күз карашларын кире кагарга мөмкин. Ә күпчелек ата-ана бу очракта нишли? Балага  каршылык күрсәтә, аны төрле сүзләр белән ачулана башлый. Безгә бала түгел, кешенең нәрсә уйлавы мөһим булып чыга. Дөреслектә, аның эмоциясенә каршы үзең ачуланып: «Мин сиңа яраткан уенчыгыңны алмыйм, туктамасаң»,–  дип ультиматум аша көрәшү дөрес түгел. Баланы тынычлыкта калдырып, үз эшләрең белән шөгыльләнү психологиядә хупланыла. Аны ишетергә кирәк. Алайса, тора-бара балада, мине бу дөнья ишетми, файдасы юк дигән  фикер урнашырга мөмкин. Иң аянычы, балада бөтенләй кемнәндер нәрсә булса да сораудан гайрәте чигәчәк. Конфет ал, дип сораган балага конфет ярамаса, ата-ана альтернатив җавап таба белергә тиеш. Мәсәлән, «Улым, конфет урынына бәлки хөрмә алырбыз?» –  дип җавап бирү кулайрак булыр. Бер ананың кибеткә керер алдыннан ничә һәм нинди әйберләр алачаклары турында баласы белән килешеп куюын да беләм.

– «Баламны тыңлата алмыйм, кычкырырга туры килә»  дигән сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр күпме?

– Бар, ләкин үзендәге җитешсезлекне үзгәртергә теләүчеләр аз.Үз өстеңдә эшләү ул – һәркөнлек эш, көрәш. «Ничек күбрәк акча эшлим,?» дигән сорау, «Үземне ничек үзгәртим?» дигән сорауга караганда, җәмгыятебезне күбрәк борчый. Кешенең энергиясе социаль мәсьәләләргә юнәлгән. Шулай да психолог буларак, ата-аналар бу тема буенча Интернет аша булса да кызыксыналардыр, дип ышанасы килә.

– Ялкау, үзен агрессив тоткан, идарә итү  мөмкин булмаган баланы ничек үзгәртергә? Психология күзлегеннән, андый балаларга нинди методика белән ярдәм итеп була?

– Әгәр дә ата-ананың үзенең проблема булмаса, балада да проблема була алмый. Мәскәүдә яшәүче бер гаилә миңа ярдәм сорап мәрәҗәгать итте. Гаиләдә  шундый проблема бар: баланың мәктәпкә йөрисе килми, виртуаль дөнья белән артык мавыккан. Виртуаль дөньяда рәхәт, проблема юк, сине беркем дә ачуланмый, кычкырмый. Аннан ник чыгасы килсен аның? Анда рәхәт, ә тормышта агрессив әни көтеп тора. Ул шулай дип уйлый. Әгәр гаиләдә проблеманы чишә алмасалар, өченче кеше кушылырга тиеш. Бу гаиләне юкка гына мисал итеп китермәдем. «Антон, дәресләреңне эшлә инде, дәрескә бармасаң, сине куачаклар», – дип колак итен ашап бетерә ана кеше. Мин бу хәлне үз күзем белән күзәткәнгә әйтәм. Малай белән ана арасында килешү, сөйләшү юк. Әнисе бала өчен бик күп энергия сарыф итә, ләкин бушка, нәтиҗәсе күренми.  Мин берни эшләтә алмыйм дип чарасызлыктан арыган ул. Ул көн буе эштә, кибеттән сатып алынган ризыклар белән генә тукланалар. Шуннан соң мин бу анага: «Әйдә, сез ашарга пешерә башлагыз, ничек булыр икән?»–  дип киңәш бирәм. Дөрестән дә, ул ашарга пешерә башлый, улы белән бергә сөйләшә-сөйләшә, кичке аш ашыйлар, бергә кино карыйлар. Ана белән  улы  мөнәсәбәтләре җылына. Барлык ата-аналарга да «Бала белән элемтәне югалтмагыз, югалтсагыз, табуы авыр булачак» дигән фикер җиткерәсем килә. Баланы тиз генә үзгәртеп булуга өметләнмәгез. Бу максатка кечкенә адымнар генә белән ирешеп була.

Бала әти-әниләрдән куркырга тиешме? Элек сүз тыңламаган балаларны почмакка бастырып, каеш белән, хәтта әби-бабаларыбыз идән астына ябып куеп та тәрбияләүне дөрес дип санаганнар.

– Куркытырга түгел, хөрмәт итәргә кирәк. Ир-атларны кайвакытта укытучы, әти, хәтта югары көчләр белән дә тиңлиләр. Бу – көчле затларны хөрмәт итү дигәнне аңлата. Әгәр дә куркытып үстерсәң, баланы бары социаль яшәү  ягы гына кызыксындырачак. Андый кеше эчке тормыш белән яшәми, аны баету турында уйламый. Җылы очрашулар юк. Акча бит җанга җылылык бирми, бары амбицияләрне генә канәгатьләндерә. Әгәр дә кешегә карата хөрмәт булса, ул булдыра, һәрвакыт нәрсәдер эшли, тудыра, ә юк икән, андый кеше һәрвакыт нидер дәлилли, кешеләр белән үзен, мин яхшырак, дип чагыштыра башлый. Эчтәге тормыш беркемгә билгеле түгел, ә бөтен авырулар шуннан килеп чыга. Хөрмәт итү дигән югары сыйфат –  кешедәге оят, намус кебек сыйфатлар белән бер дәрәҗәдә.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ