"Мәгариф" гыйнвар, 2025
«Мәгариф» журналының гыйнвар саны Яшел Үзән шәһәре 10нчы гимназиясенең эш тәҗрибәсенә багышлана. Каюм Насыйри урамында урнашкан гуманитар профильле әлеге уку йорты үзенең 80 еллык юилеен билгеләп үтте. Шушы еллар дәвамында берничә буын мөгаллимнәр алмашынса да, гимназия үз традицияләренә тугърылыклы булып кала бирә. Мәктәпнең тарихи һәм этнографик үсеше күренекле мәгърифәтченең исеме белән тыгыз бәйләнгән. Бу санда биредәге кызыклы укыту алымнары, музей эшчәнлеге һәм мөгаллимнәрнең кызыклы дәрес эшкәртмәләре белән дә танышырга мөмкин.
Быелгы уку елының беренче яртысын тәмамлап, яңа яртыеллыкка аяк бастык. Нәтиҗәләр ясау һәм киләсе елда булачак үзгәрешләрне белешү ниятеннән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Шәрипова белән дә әңгәмә кордык. QR-код аша әлеге сөйләшүнең видеосын да карарга мөмкин.
Методбүлмә рубрикасын Буа районы методистлары дәвам итә. Биредә алар үз тәҗрибәләре белән уртаклаша.
Моннан тыш физика буенча 2024 елгы БДИ нәтиҗәләре һәм олимпиада аша функциональ грамоталыкны үстерү турындагы материаллар да мөгаллимнәребез өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
«Директор мөнбәре» сәхифәсен Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе директоры Дамир Нәбиуллин дәвам итә. Бу санда сүз тәрбия турында.
Шулай ук журналдан Балитач районы Нөнәгәр авылы мәктәбе, укытучылар өчен «эмоциональ вакцина уйлап табучы» яшь галимә Ләйсән Каюмова, халык укытучысы Рәфхәт Сәгъдиев турында һәм милли мәгариф тарихыннан кайбер сәхифәләрне укый алырсыз.
Комментарийлар