Һөнәрләр илендә
«Мин кем булырга телим...» бәйгесе оештыручылары Казан мәктәп укучыларына хыялларындагы һөнәрен рәсем итеп ясарга тәкъдим итә.
Иң яхшы эшләр Казан мэриясенең яңа проекты – «Әйдәгез, безнең белән балалар!» – символикасына әвереләчәк. Рәсемнәр шулай ук кызыклы экскурсия маршрутлары булдыру өчен илһам чыганагы да булып торачак.
Яшь рәссамнарга 14 февральгә кадәр анкета тутырып, үз иҗатының фотографиясен беркетергә кирәк.
«Әйдәгез безнең белән, балалар!» проектында балалар үзләрен кызыксындырган һөнәрләр турында күбрәк белә алачак.
Фото: Марат Мугинов
Комментарийлар