«Гәүһәр» балалар фестивале. Бер сәхнәдә 500 гә якын бала чыгыш ясаячак
Дүрт ай дәвамында, 2024 елның октябрь-гыйнвар аралыгында, Казан мәктәпләренең 1000 нән артык укучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 250 гә якын бала татар биюе хәрәкәтләренә, сөйләм осталыгына, татар милли уен коралларында уйнарга һәм җырларга өйрәнде.
12 февраль 15.00 Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале узачак. Бер сәхнәдә татар мәдәниятенең берничә сәнгать төре берләшә, дип хәбәр итә Казан шәһәренең Башкарма комитетының тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
Дүрт ай дәвамында, 2024 елның октябрь-гыйнвар аралыгында, Казан мәктәпләренең 1000 нән артык укучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 250 гә якын бала татар биюе хәрәкәтләренә, сөйләм осталыгына, татар милли уен коралларында уйнарга һәм җырларга өйрәнде. Барлык дәресләр дә татар телендә узды. Шуны искәртеп үтәргә кирәк: проектта катнашкан балаларның күбесе өчен бу – яңа юнәлешләр. Алар белән танылган сәхнә артистлары, җырчылар, актерлар, биючеләр, музыкантлар, дикторлар шөгыльләнде.
Татар мәдәниятен һәм татар телен популярлаштыру, туган телгә кызыксыну уяту, балаларны сәнгатькә якынайту максаты белән уздырылучы әлеге проект быел да Казан Мэриясе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Анда Казанның 46 мәктәбе, 20 балалар бакчасы, барлыгы 1200 дән артык бала һәм 56 остаз катнашты.
12 февральдә узачак чарада Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашуы көтелә.
«Гәүһәр» фестивалендә дәресләрнең нәтиҗәсе буларак, бер сәхнәдә татар мәдәниятенең берничә сәнгать төре бер-берсе белән үрелеп биреләчәк. Биредә укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр 20 дәрес эчендә алган күнекмәләрен күрсәтәчәк.
Комментарийлар