Логотип Магариф уку
Цитата:

Кием аша тарих өйрәнелә

Татарстан Республикасы Милли музеенда «Кием турында хикәяләр» старт алды. Һәр якшәмбе көнне 14.00 сәгатьтә, 26 гыйнвардан башлап, хәрби эшнең, икътисади һәм социомәдәни үсешнең кием-салымга йогынтысы турында дәресләр уза башлады.

Лекцияләр авторы –  Владислав Хабаров. Ул Милли музейның фәнни реконструкция, төрле чор киемнәрен өйрәнү, реставрацияләү һәм тегү бүлеген җитәкли, бу – аның эшенең бер өлеше. Һәм аның бик күп кызыклы фактлары  тупланды, дип хәбәр итә Татарстан Милли музееның матбугат үзәге.

Барлыгы 4 лекция планлаштырылган, алар төрле чорларга кагыла: Кием барлыкка килүдән алып викинглар чорына кадәр, тәре походларыннан алып яңарыш чорына кадәр Урта гасыр модасы,  XVIII–XIX гасырлардагы стиль һәм кием, кием-салымга Бөтендөнья сугышларының йогынтысы турында.

Беренче лекциядә нәрсә беренче барлыкка килгән: йонмы әллә җитенме? Шуңа җавап булды. Ә чалбар кайчан барлыкка килгән? Һәм башка кызыклы сорауларга җаваплар яңгыоады.

 Киләсе дәресләр 2, 9 һәм 16 февральдә узачак.

Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ