Болгарда археологлар ачышлар ясый
Археологлар июль аенда Болгарда шәһәрнең иртә тарихы һәм татар халкы мирасы белән бәйле участокны өйрәнә.Археология институтының уртак экспедициясе: ТР ФА (Казан шәһәре) һәм РФА Археология институты (Мәскәү шәһәре) Татарстанның «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча чаралар планы нигезендә бара. Болгар шәһәрлеге, ЮНЕСКОның «Болгар тарихи-археологик комплексы» һәйкәле территориясендә CCLI казу эшләре дәвам итте, дип хәбәр итә ТР ФА.
Казу эшләре борынгы шәһәрнең үзәк өлешендә бара. ССLI казу эшләре Идел буе Болгарстанын монголлар басып алганнан соң төзелгән «Хан сарае» дип аталган зур монументаль корылмадан 50 м көньяк-көнчыгышта урнашкан. Нәкъ менә Алтын Урда чорына борынгы Болгарның чәчәк атуы туры килә.
Тикшерелә торган территория X–XI гасырларның иң иртә шәһәр цитаделе чикләрендә урнашкан. Монголларга кадәрге чор катламнарында Т. Хлебникованың XX гасырның 1980 нче елларында археологик казулар барышында ачыкланган зур агач каркас-багана конструкциясе калдыклары сакланып калырга мөмкин дип фаразланган. Хәзерге вакытта Болгар цитаделе территориясе археологик яктан аз өйрәнелгән, шуңа күрә һәркайсы яңа казу шәһәрнең әлеге участогын планлаштыру һәм аның яшәешенең барлык этапларында төзелешнең характеры турында мөһим мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә, ди галимнәр.
2025 - 2026 еллардагы казуларның гомуми мәйданы 216 кв.м. тәшкил иткән. Болгар шәһәрлегенең стратиграфик шкаласына туры килгән барлык билгеле катламнар (Х гасырдан XX гасыр башына кадәр) табылган һәм өйрәнелгән, Болгарга кадәрге (Имәнкискә) катламыннан тыш. Казу эшләренең төньяк өлешендә культура катламнарының куәте 140 см дан артып китә.
Монголларга кадәрге һәм Алтын Урданың иң борынгы катламнары чигендә Ак таш (җирле известьташ һәм кабырчык) калдыклары табылган. Ул казу эшенең төньяк өлешендә, монголларга кадәрге катламнарның куәте иң зур булган һәм яхшы сакланган урында урнашкан. Монгол чорына кадәр дә, Алтын Урда чорына да бәйле булган мондый таш объектның булуы безне Болгар археологиясенә – мөһим тарихи чыганакка, татар үзенчәлеген формалаштыру процессы барган урынга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә.
Фото: ТР ФА матбугат хезмәте





Комментарийлар