Казанда Карл Фуксны искә алалар
Казан зооботаника бакчасына нигез салучы, танылган ботаник, этнограф, тарихчы, археолог һәм нумизмат, медицина докторы Карл Фуксның 250 еллыгына багышланган «Фукс Фест» фестивале узачак.
Казанда оештырылачак чара программасына остаханәләр, лекцияләр, экскурсияләр һәм тематик мәйданчыклар кертелә, дип хәбәр итә Казан шәһәренең рәсми сайты.
25 июльдә зооботаника бакчасында шәһәр экологиясенә, үсемлекләргә һәм җирле брендларга багышланган Open Space Market чарасы оештырыла. Август уртасында биредә Бөтендөнья филләр көне билгеләп үтелә, бу көнне бакча кунаклары яңа хайваннар – Лаостан кайтартылган ике Азия филе белән таныша ала. Шулай ук фәнни-популяр чаралар: саф һавада кинолар, орнитологлар катнашында очрашулар, ботаникага кагылышлы пленэрлар, олылар өчен рәсем дәресләре әзерләнә, ди проект авторлары.
Фото: Денис Гордийко





Комментарийлар