Логотип Магариф уку
Цитата:

Беренче бишлектә

Укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадасында Татарстан командасы быел да сынатмады – ил күләмендә беренче бишлеккә керде. Җиңүчеләрне һәм аларның остазларын бүләкләү чарасы күркәм традиция буенча уку елы ахырында Казандагы Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә узды. Олимпиада йолдызларын ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады.

Ел укучысы

– Бөтенроссия фән олимпиадасында Татарстан командасы һәрвакытта яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Россия күләмендә беренче беренче бишлеккә кердек. Бу – зур җиңү. Ике укучыбыз Азамат Шәрәфиев һәм Сәет Нургаянов Халыкара химия олимпиадасында алтын медальгә лаек булдылар. Мәктәп этабыннан башлап Бөтенроссия йомгаклау этабына кадәр берничә ай дәвам иткән бәйгедә укучылар үзләренең югары дәрәҗәдә әзерлекле булуларын күрсәтте. Җиңүче һәм призёрларның берсен дә ясалма фәһем алыштыра алмас. Болар – укучылар, укытучы-остазлар, тренерлар, әти-әниләр, мәктәп һәм мәгариф идарәләре җитәкчеләренең уртак хезмәте нәтиҗәсе, – диде Илсур Һадиуллин. Һәм тантаналы төстә махсус конвертны ачып, «Ел укучысы – 2026» титулына ия булучыны игълан итте. Ул – Казандагы 9 нчы урта мәктәпнең унберенче сыйныф укучысы Азамат Шәрәфиев. – Ел укучысы бар яктан да елның чын укучысы булырга тиеш. Аның белемгә, татулыкка һәм тынычлыкка омтылуы, үзалдына максат-бурычлар куеп, аны һәр дәрәҗәдә әкренләп, этаплап хәл итүе, тиешле нәтиҗәләргә ирешүгә омтылучанлыгы мөһим. Белем алу ул – бер нәрсә, алган белемнәрне гамәлдә ничек итеп файдалануы һәм куллануы – икенче нәрсә. Иң чын укучының ахыр нәтиҗәсе әнә шуңарга бәйле.

Министр фикеренчә, Азамат бар яктан да шул таләпләргә җавап бирә. Өстенә махсус тегелгән мантия дә киеп алгач, ул чын мәгънәсендә «Ел укучысы» образына керде һәм шатлыгын уртаклашты.

 

Остазлардан уңу

– Моңа лаеклы кандидатлар бик күп, алар арасыннан мине сайлауларына бик шатмын. Бу юлда миңа ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтлемен. Болар – әти-әнием, укыган мәктәбем, безне әзерләгән шәһәр химия олимпиада түгәрәге һәм җыелма командабыз. Беркем дә ирешелгәннәр белән тукталып калмас. Һәркем олимпиада дөньясында һәм киләчәктә карьера юлында зур биеклекләрне яулаячагына өметем зур, – диде ул.

Азаматны фән олимпиадасына әзерләүче остазы – КФУның А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты фәнни хезмәткәре Булат Курамшин да үз вакытында олимпиада хәрәкәтендә актив катнашкан. Ул күп тапкырлар Бөтенроссия олимпиадасында, химия буенча бер мәртәбә халыкара, ике тапкыр Менделеев исемендәге фән олимпиадасында җиңгән, шәкертенә лаеклы үрнәк остаз. КФУның беренче курсында укыган чакта ул, химия белән кызыксынучы талантлы яшьләрне үз тирәсенә җыеп, шәһәр күләмендә химия түгәрәге оештырып җибәрә, аларны фән олимпиадасына әзерли. Абруйлы ярышларда Азамат Шәрәфиев һәм  дистәләгән талантлы яшьләрнең уңышлы чыгыш ясавында аның өлеше зур. Тренерның хезмәтләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк белән билгеләп үтелде. Иң олы шатлыгы – Азаматның унышлары, әлбәттә. Азамат киләчәктә белем алуын остазы кебек КФУда дәвам итәргә ниятли.

– Җиңү җиңел бирелми. Мин катнашкан Әбү Рәйхан Бируни исемендәге Халыкара химия олимпиадасы (ARBIChO 2025) ике турдан торды. Практик турда ике бирем үтәргә кирәк булды: һәрберсенә 2 сәгать 10 минут вакыт бирелде. Теоретик тур биш сәгатькә исәпләнгән сигез биремне үз эченә алды, һәрберсе өчен баллар куелды. Ярышта мәктәп, академик лицей һәм һөнәри училище укучылары катнашты, – диде сынаулар алдында сынмаучы Азамат.

 

Олимпиада үзәге канаты астында

Әнә шундый талантлы яшьләрне барлауда, аларга дөрес юнәлеш биреп үстерүдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге аерым урын биләп тора. Үзәк белгечләре фән олимпиадасы хәрәкәтендә катнашучыларның әйдәманнары буларак зур эш башкара.

– 2025/2026 уку елында Бөтенроссия фән олимпиадасының төрле этапларында 12 меңнән артык укучы катнашты. 14 марттан 3 майга чаклы 24 предметтан оештырылган олимпиаларда ил буенча караганда катнашкан укучылардан 732 җиңүче һәм 3508 призёр дипломына ия булды.

Татарстаннан финалда 563 укучы катнашты, шуларның 47 се җиңүче булды, 222 се призёр калды. Ягъни ил күләмендә тапшырылган дипломнарның Татарстан командасы өлешенә (һәр 100 000 кешегә бүлеп исәпләгәндә) 6,72 диплом туры килә. Узган ел белән чагыштырганда, 4 призёрга күбрәк.

Һәр җиңүче өчен җан атып торганда, безнең өчен һәрберсе алтынга тиң. Информатика, хезмәт, математика, физик культура, җәмгыять белеме, инглиз теле фәннәрен сайлаучылар да, алардан дипломнарга ия булучылар да күп булды. Регионнар һәрвакытта үз нәтиҗәләрен Мәскәү белән чагыштыра, аңа тигезләшергә тырыша. Элек без, алардан гына калышып, икенче-өченче баскычта бара идек. Быел Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан соң 4 нче урында. Саннар теле белән әйтсәк, Мәскәүдә – 1972, Мәскәү өлкәсендә – 578, Санкт-Петербургта 344 һәм Татарстанда 269 укучы җиңүче һәм призёр бар. Олимпиадада катнашучы  талантлы балаларны үстерү нәтиҗәлелеге буенча РФ субъектлары арасында икенче урынга Татарстан командасы чыкты. Әлеге тантаналы чарада Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында 2–4 һәм аннан да күбрәк дипломга ия булган укучылар, призёрлар, абсолют җиңүчеләр, 4 –11 нче сыйныфларда белем алучы укучылар һәм авыл мәктәпләренең «Олимпка юл» республика йомгаклау этабы җиңүчеләре, шулай ук кадет мәктәпләреннән республика йомгаклау этабында югары нәтиҗәләр күрсәткән егет-кызлар чакырылды, – диде Республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова.

Бөтенроссия йомгаклау олимпиадалары «Сириус»та, Мәскәү, Псков, Вологда, Екатеринбург, Саранск, Яңа Уренгой, Владикавказ, Уфа, Ставрополь, Калининград, Ульяновск, Казан шәһәрләрендә узды. Анда барлыгы 9 меңнән артык укучы катнашты.

– Татарстанның берничә фәннән йомгаклау олимпиадаларын үткәргән чаклары булды, бу өлкәдә тәҗрибә зур. Быел Казанда җәмгыять белеменнән ярышлар узды. Илнең төрле төбәкләреннән 400 дән артык укучыны «Байтик» комплексында кабул иттек. Кунаклар да әйбәт чыгыш ясады, безнекеләр дә йөзгә кызыллык китермәде: җәмгыять белеменнән 20 дән артык җиңүче һәм призёрларыбыз бар. Олимпиада хәрәкәтенә кушылган республикабыз укучылары арасында финалда инглиз теленнән чыгыш ясаучылар узган ел 9 урын алган булса, быел бу сан 21 гә җитте. Физикадан да призёр дәрәҗәсенә ирешкән укучыларыбыз юк иде. Хәзер андый талантларыбыз да ачылды. Математика, физкультура, иминлек нигезләре һәм Ватанны яклаучылар предметлары буенча укучыларыбыз ел да 25 әр диплом алулары белән сөендерәләр, – дип өстәде олимпиада хәрәкәте җитәкчесе.

Быел Казаннан Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнашкан 174 укучы җиңүче һәм призёр булды. Шулай итеп, башкалабыз узган елгы нәтиҗәсен яңартты: ул чакта 162 кеше җиңүче һәм призёр булган иде. 14 мәктәптән 28 укучы олимпиаданың абсолют җиңүчесе булды. Алар информатика һәм җәмгыять белеме буенча олимпиадада алдынгы урыннарны алдылар. Моннан тыш, рус һәм немец телләре, әдәбият, география һәм экология буенча олимпиадаларда да Казан берәр чемпион бирде. Казан мэры җиңүчеләргә һәм призёрларга 30–40 мең сум күләмендә премия тапшырды. Мондый кызыксындыру чаралары төрле дәрәҗәдә республикабызның башка районнарында кулланыла. Моннан тыш, фән олимпиадаларында уңышка ирешкән укучылар илебездәге югары уку йортларына кергәндә ташламалардан файдалана ала.

 

Җиңүчегә – 200, призёрларга 100 әр мең

Бүләкләрне республиканың төрле шәһәрләреннән 500 дән артык укучы алды. Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләргә – 200 әр, призёрларга 100 әр мең сум премия түләнә. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 30 миллион сумнан артык акча каралган. Җиңүче һәм призёр әзерләгән 150 дән артык укытучы-остаз һәм тренерларга барлыгы 22 миллион сум премия бирү каралган.

 

Ил күләмендә оештырыла торган фән ярышларыннан тыш, Татарстанның үзенә хас олимпиадалар да уза. Татарстан тарихы, туган телләр, татар теле һәм әдәбияты кебек кызыклы да, кирәкле дә булган фәнни бәйгеләрдә катнашучылар һәм аларның уңышлары шулай ук игътибарга лаек. Укытучы талантлы балаларны түбән сыйныфлардан башлап бөртекләп җыйганга, тренер-остазлары аларны зур мәйданда чыгыш ясарлык итеп әзерләгәнгә генә нәтиҗәләр югары. ТР мәгариф һәм  фән министры Илсур Һадиуллин да үз чыгышында моның уртак тырышлык нәтиҗәсе икәнен билгеләп үтте. Һәм фән олимпиадасын үткәрүдә уңышлы эшләгән Казан шәһәре һәм районнары, Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Актаныш, Азнакай, Зәй, Мөслим, Чистай, Мамадыш, Кукмара, Саба, Арча, Биектау мәгариф идарәләре башлыкларын, Казандагы IT лицее, 19 нчы гимназия, КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицей, 2 нче лицей-интернат, Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе, Биектау районының Дөбьяз урта мәктәбе, Югары Ослан районы «Иннополис» лицее, Чаллыдагы 77 нче гимназия җитәкчеләренә һәм алдынгылар хәрәкәте партнёрларына, укытучы-остазларга олы рәхмәтен җиткерде.

 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ