Логотип Магариф уку
Цитата:

Башлангыч сыйныф укучылары өчен өстәмә каникул кертергә тәкъдим иттеләр

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб башлангыч сыйныф укучылары өчен 22 февральдән 1 мартка кадәр өстәмә кышкы каникул кертергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, өченче чирек иң озын уку чоры булганлыктан, бу вакыттагы өстәмә ял балаларга көч һәм энергия тупларга ярдәм итәчәк.

Моңа кадәр Россия Мәгариф министрлыгы яңа уку елына чирекләр буенча белем алучылар өчен каникуллар графигын раслаган иде. 

Документ нигезендә, көзге каникуллар 2026 елның 26 октябреннән 3 ноябренә кадәр, кышкы каникуллар – 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр, язгы каникул – 2027 елның 27 мартыннан 4 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Җәйге яллар 2027 елның 27 маеннан 31 августына кадәр билгеләнгән. Беренче сыйныф укучылары өчен исә 2027 елның 15–21 февралендә өстәмә каникул каралган.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ