Татар каһарманнары. Йосыф Ибраһимов
Илебез тарихында эз калдырган шәхесләрне – татар халкының каһарманнарын барлауны дәвам итәбез. Бүген сүз комбриг һәм Бохара Халык Совет Республикасы хәрби назыйры Йосыф Ибраһимов турында.
Сәүдәгәр улы
Йосыф Ихсан улы Ибраһимов Россия империясенең Җидесу (Семиречье) өлкәсендәге Пржевальск шәһәрендә татар гаиләсендә туа. Атасы Ихсан – сәүдәгәр, терлек сату белән шөгыльләнгән. Башта туган шәһәрендә мәдрәсәдә укый, аннары шунда ук ике класслы училище тәмамлый. 1909–1914 елларда Ташкент коммерция училищесында укый. Беренче бөтендөнья сугышы ветераны. 1914 елның 1 декабрендә мобилизацияләнә. Ташкент хәрби училищесы офицерларының 4 айлык тизләтелгән курсларына җибәрелә. 1915 елның 1 маенда армия пехотасы прапорщигы дигән дәрәҗә ала. 1916 елның 20 апрелендә 4 нче Төркестан укчы полкына җибәрелә. 1916 елның 21 апрелендә подпоручик дәрәҗәсенә күтәрелә. 1916 елның 16 ноябрендә поручик дәрәҗәсенә ия була. 1917 елның 6 августында 30 нчы Төркестан укчы полкына күчерелә, 2 нче батальон командиры итеп билгеләнә. 1917 елның ноябрендә Төньяк фронт солдатлары башкарма комитеты комиссары итеп сайлана.
.jpg)
Хәрби юлы
1918 елның гыйнварыннан РСФСРның Милләтләр эшләре халык комиссариаты каршындагы Эчке Россия мөселманнары эшләре буенча комиссариатның хәрби бүлеге мөдире булып эшли башлый. Татар һәм башкортлардан хәрби социалистик отрядлар оештыру белән шөгыльләнә. 1918 елның апреленнән РСФСРның Хәрби эшләр наркоматы каршындагы Үзәк мөселман хәрби коллегиясе әгъзасы итеп сайлана һәм Төркестанга җибәрелә. Гражданнар сугышында кызыллар ягында сугыша. Төркестан Үзәк башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана, Оренбург фронтының Илецк төркеме штабы башлыгы итеп билгеләнә, Каспий аръягы фронтының хәрби-сәяси штабы әгъзасы булып хезмәт итә. 1919 елның апреленнән Беренче аерым Идел буе татар укчы бригадасы командиры вазифасына билгеләнә. 1919–1920 елларда Төркестан фронтының Инкыйлаби хәрби шурасы әгъзасы булып хезмәт итә. 1920–1921 елларда Бохара Халык Совет Республикасы хәрби назыйры, ягъни министры була. 1921 елда Төркестан АССР Эчке эшләр халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы итеп билгеләнә.
.jpg)
Дипломат, педагог
Аннары дипломатик, административ, педагогик эштә хезмәт куя. 1921–1922 елларда Михаил Фрунзе җитәкчелегендәге Әнкарадагы Гадәттән тыш илчелек әгъзасы вәкиле була, Төркиянең беренче башлыгы, атаклы Ататөрек белән сөйләшүләрдә катнаша. Соңрак Кирсельхозбанк идарәчесе булып эшли, репрессияләр шаукымы башлангач, вазифасыннан алына һәм партиядән чыгарыла. «Расхозяйствование»дә гаепләнә, аннары «басмачылыкны үстерүдә ярдәм иткән солтангалиевче» буларак шелтәләнә. Аңа каршы җинаять эше ачыла, ләкин 7 айдан соң партия сафларында тергезелә, аннары яңадан чыгарыла. Сугыш алдыннан башта Ташкент дәүләт университетында, соңрак Сәмәрканд педагогия институтында хәрби җитәкче (военрук) булып эшли.
1941 елдан – кабат фронтта
Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941 елның августыннан Ташкентта запас полк батальоны командиры вазифасына билгеләнә. 1942 елдан башлап фронтта. Башта 213 нче дивизиянең 702 нче укчы полкы штабы начальнигы, аннары 95 нче һәм 87 нче аерым укчы бригадаларының бер часте начальнигы була. 1945 елда Кызыл Армия капитаны, 356 нчы Кызыл Байраклы укчы дивизиясенең 483 нче аерым сапёр батальонын тәэмин итү буенча командир ярдәмчесе булып хезмәт итә. 1945 елның 7 маенда Альта-Одер елгасы аша кичүләрне һәм Гогенцоллерн каналын төзүдә күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. «Варшаваны алган өчен» һәм «Берлинны алган өчен» медальләре белән дә бүләкләнгән.
Кызы – Анель Ибраһимова, тарих фәннәре докторы, Ташкентта яшәде.
Хәлим АБДУЛЛИН, тарих фәннәре кандидаты
Фотолар Татарстан Милли музее һәм авторның шәхси архивыннан алынды





Комментарийлар