Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамазанга әзерләнәбез

Татарстан мөфтияте Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарының иң матур бизәлештә ярышу буенча икенче тапкыр «Нурлы Рамазан» бәйгесен игълан итте.

Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар чакырыла. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр, дип хәбәр итә Татарстан  Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.

Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Конкурс кагыйдәләре буенча, бинага керү юлларын һәм җәмәгать урыннарының тышкы ягы бизәлеше Рамазан ае төгәлләнгәнче сакланырга тиеш.

Бәйге 2025 елның 20 февраленнән 30 мартына кадәр 4 этапта үткәрелә:

 

1 нче этап (2025 елның 20–28 февраль көннәрендә) – гаризалар кабул итү (бәйгедә катнашу өчен гаризалар тапшыру);

 

2 нче этап (2025 елның 28 февраленнән 20 мартына кадәр) – сайлап алу (бәйге финалында катнашу өчен иң яхшы 10 эшне сайлап алу);

 

3  нче этап (2025 елның 20 мартыннан 30 мартына кадәр) – бәяләү (финалга чыккан 10 эш арасында җиңүчеләрне ачыклау);

 

4 нче этап (2025 елның 1 апреле) – йомгаклау (бәйге нәтиҗәләрен чыгару).

 

Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү көне өстәмә хәбәр ителәчәк.

 

Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны һәм фотосурәтләрне электрон форматта  https://muslimmol.ru/nurlyramazan сылтамасы буенча җибәрергә кирәк булачак. Анда оешма җитәкчесенең исем, фамилиясе һәм атасының исемен, оешманың атамасын, төгәл адресын, элемтәгә керү өчен контактларны күрсәтү зарур.

 

Белешмә.

Изге Рамазан ае уңаеннан игълан ителгән, җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесе республика халкында зур кызыксыну уятты. Моны конкурска гаризаларның күпләп килүе ачык күрсәтә: аларның саны елдан-ел арта бара. 2023 елда Татарстанның төрле почмакларында 27 локация бизәлде, 2024 елда аларның саны 52 булды. Шулай итеп, республикада изге ай мохитен булдырырга һәм сакларга теләүчеләр саны ике елда 79 га җитте. Бәйгедә мәчетләр һәм ислам мәгариф учреждениеләре, шулай ук шәхси йортларда яшәүчеләр актив катнашты. Шунысы сөенечле: гариза җибәрүчеләр арасында кабат катнашырга теләүчеләр дә бар. Шулай итеп, алар республикада яңа традиция – урамнарда Рамазан мохитен тудырырга мөмкинлек бирә. Бәйге нәтиҗәләре буенча 2023 елда абсолют җиңүче итеп Кукмара районының Туембаш авылыннан Сәетовлар гаиләсе танылды, ә 2024 елда Мөэминә Хәбибуллинаның шәхси йорты алга чыкты. Алар конкурсның төп призына – «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторыннан хаҗга юлламага лаек булды. Җиңү яулаган объектлар барлык сайлап алу критерийларына җавап бирә: алар өйләрен ислам һәм Рамазан ае символларын кулланып бизәгән; гадәти булмаган бизәлешкә; эстетик күркәмлеккә һәм мәгънәви төсмерләргә ия; хәзерге заман технологияләрен файдаланган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ