Логотип Магариф уку
Цитата:

Салкыннар булу сәбәпле мәктәпләрдә дәресләр үткәрелмәскә мөмкин

Һава температурасы түбән булу сәбәпле Татарстан мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. Синоптиклар алдагы көннәрдә һава температурасының -28 градуска кадәр төшүен фаразлый. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Ничә градус суык булу сәбәпле дәресләр  үткәрелмәскә мөмкин?

 -23 градус салкында – авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында,

 -25 градуста салкында  – шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында, авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында,

 -27 градуста салкында –  шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында,

 -30 градуста –  авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында,

 -32 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында дәресләр үткәрелмәскә мөмкин.

Шул ук вакытта барлык мәктәпләр элекке режимда эшлиячәк. Әгәр әти-әниләрнең балаларын калдырырга кешесе юк икән, мәктәпләр баланы теләсә нинди температура булганда кабул итеп, кайнар ризык белән тәэмин итә алачак. Әти-әниләр баланы өйдә калдырганда, аның мәктәпкә килмәячәге турында укытучыны кисәтергә тиеш.

-25 градус һәм аннан түбәнрәк температура булганда укучыларны мәктәп автобусларында йөртмәскә һәм аларны муниципалитет чикләреннән чыгармаска киңәш ителә.

Фото: Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ