Логотип Магариф уку
Цитата:

Камал театрының тантаналы ачылышы узды

Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын ачтылар. Тантаналы ачышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия мәдәният министры Ольга Любимова, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Россия Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков рәсми кунаклар, театр әһелләре, язучылар һ.б. катнашты.

Кунаклар һәм журналистлар өчен яңа бинада урнашкан заллар  буенча экскурсия оештырылды. Тантаналы ачылышка килгән кунаклар өчен зур фойеда театральләштерелгән тамаша оештырылды – артистлар Кәрим Тинчурин әсәре буенча легендар «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек уйнадылар. Шулай ук театр залында нәни артистлар да чыгыш ясады.

Г.Камал театры яңа бинада спектакльләрен март аенда  күрсәтә башларга планлаштыра.

 

 

Яңа бинада Татарстан Мәдәният министрлыгының коллегия утырышы да узды. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова 2024 елда башкарылган һәм яңа елга планлаштырылган эш-гамәлләр турында хисап тотты.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ