Логотип Магариф уку
Цитата:

Көйзге бәйрәмгә бизәнү әйберен ясау буенча мастер-класс

«Бергәләп үсәбез!»

«Бергәләп үсәбез!»

Бакчада узасы көзге бәйрәмгә бизәнү әйберләрен балалар һәм әти-әниләр белән бергәләп ясадык: кызлар өчен чәчкә ободок, малайларның түшенә беркетергә – бутоньерки.

Осталык дәресенең максаты да әти-әниләр һәм балалар арасында уртак иҗади эшчәнлеге өчен шартлар тудыру, мөнәсәбәтләрен ныгыту бит. Әти-әниләр белән берлектә кул эшләре башкару аша тәрбияче балаларны бакчага, төркем мохитенә җайлы гына ияләштерә, ышанычлы мөнәсәбәтләрне ныгыту җепләре суза.

Осталык дәресе өчен түбәндәгеләр кирәк булачак:

- көзге яфраклар шаблоны

- кайчы

- фоамиран битләр

- клей-пистолет

- ободок

Әниләр һәм балалар түгәрәк өстәл артына тезелеп утыра. Тәрбияче һәр әни белән балага кирәкле әйберләрне тарата. Эш тәртибен аңлата, бергәләп эшкә керешәләр. Эш барышында тәрбияче һәр әни белән, бала белән аралаша. Бергәләп эшлиләр. Балалар көз бәйрәмендә җырланачак җырны башкарып, ял итеп алалар.

Нәтиҗәдә бала әнисе һәм тәрбияче белән иркен аралаша, оялмыйча, үз фикерен җиткерә. Әнисе һәм тәрбияче белән берлектә ясаган ободокны көзге бәйрәмгә киюне көтеп кала.

Хәсәнова Рузия Рифгат кызы,

Казан шәһәре Совет районының 115 нче балалар бакчасы тәрбиячесе 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ