Логотип Магариф уку
Цитата:

Киберкуркынычсызлык

Фишинг, дипфейк, нейроннар челтәре – бу сүзләр ясалма интеллект дөньясыннан. Моннан 15–20 ел элек алар безне аптырашта калдырса, хәзер төрле өлкәдә отышлы гына кулланырга да өйрәнделәр. Ясалма акыл ияләре бүген күпчелек кешенең өендә яши. «Алисә» тавыш ярдәмчесе – шуларның берсе. Заман шаукымын олысы-кечесе тырышып үзләштергән мәлдә, баланы ясалма акылдан якларга да өйрәник.

Гади тел белән аңлатканда, ясалма интеллект – кеше кебек фикерли белүче акыллы компьютер программасы. Соңгы арада аны рәсем, текстларны үзгәртүдә дә эшкә җигә башладылар. Алай гына түгел, аның үзенә үк рәсем ясарга, текст язарга кушарга мөмкин. Әйтик, ниндидер бер темага презентация эшләүне курыкмыйча виртуаль ярдәмчегә йөкләргә була. Әлеге замана технологиясенең зур компанияләр эшчәнлегенә дә үтеп керүе хакында әйтеп тә торасы юк ‒ эре банклар, барлык маркетплейслар да мәгълүматны эшкәртүдә ясалма акыл белән эшли. Хәтта Интернеттагы контентны – безгә нәрсә күрсәтәсен дә еш кына ясалма акыл хәл итә.

Әмма ясалма интеллект, тормышыбызны никадәр җиңеләйтсә, шулкадәр авырлыклар да алып килде. Замана инструментын акыллы башлар гына түгел, начар ният белән кулланучыларның саны да еллап түгел, көнләп арта. Җинаятьчеләр ясалма интеллект ярдәмендә кешеләрдән акча юнәтү юлын яңартып кына тора, әби-бабайларны, балаларны гына түгел, бүгенгенең агын карасыннан аерыр яшьтәге урта буынны да алдалый. Аеруча телефон, Интернет, танылган элемтә челтәрләре аша капканны оста сала ясалма акыл. Элек зыян салучылар компьютерларны «вату» өчен махсус вирус кодлары буенча айлар буе баш ватса, хәзер бу кара эшне алар өчен ясалма интеллект башкара. Бу максатта аның үз технологияләре бар.

Фишинг сайты – мондый сайтларга виртуаль җинаятьчеләр зарарлы кодны алдан салып куя. Телефоннан яисә компьютердан шул сайтка үттең исә, зәһәр вирус шунда ук электрон җиһазга оялаячак. Икенче төрле әйткәндә, фишинг сайтлары – тозак-сайтлар. Аларның төп максаты – шәхси мәгълүматларны урлау. Мисал өчен, моңа кадәр таныш булган сайтта анда «тиз арада фәлән мәгълүматны кертегез» дип, паспорт, яшәү урыны, телефон һәм башка төрле мәгълүмат соралырга мөмкин. Бу вакытта бердәнбер саклану чарасы – игътибарлы һәм уяу булу, чөнки фишинг сайтлары төп нөсхәсенә бик охшаш була. Нәрсәгә игътибар итәргә соң? Сәер сылтамалар, бертуктаусыз борчучы реклама, электрон адреста хәреф яки символ хатасы, текстларда күзгә бәрелеп торган ялгышлар. 

Баксаң, 2024 елда мәгълүм банкларның 80 процентына фишинг сайтлары ясалган. 2023 елда бу күрсәткеч ун тапкырга күбрәк булган. Финанс өлкәсе виртуаль җинаятьчеләр өчен икенче урында тора. Беренчедә исә дәүләт оешмалары, аларның рәсми сайтларын зарарлау өчен мәкерле компьютерчылар ясалма акылның бар мөмкинлекләрен файдалана.

Дипфейк – кешенең сурәтен һәм тавышын алдан әзерләп куелган текстка яраклаштыру. Дипфейк кулланылганда, мессенджер аша килеп ирешкән видеохәбәрдәге кешенең авызы хәрәкәтләнергә дә мөмкин, әмма чынлыкта сурәт-робот җинаятьчеләр кушкан текстны гына сөйли. Бүгенге көндә алдауның мондый төре бик тиз тарала башлады. Виртуаль караклар укытучы, директор, җитәкченең рәвешен алып, теләсә кем булып сөйләшә ала. Бу алым белән видеога гына түгел, аудиога да ялган текст куярга мөмкин. Дипфейкны ничек фаш итәргә? Иң элек экран аша сөйләүче сурәтнең күзләренә игътибар итегез. Алар селкенергә, йомылырга, ялтырарга тиеш. Моннан тыш, бит төсе, тән пропорцияләре, тешләр гадәти булмаганча ак, тоташ булып күренсә, видеодагы тавыш белән авыз хәрәкәте туры килмәсә, видеодагы яктылык төрле урынга төрлечә төшсә, сагаерга сәбәп бар.

Статистикага күз салсак, Россиядәге һәр бишенче оешма дипфейктан зыян күрергә өлгергән инде. Ясалма интеллектның мондый тискәре ягы көннән-көн камилләшә дип чаң суга белгечләр.

Рәсемне, сурәтне генерацияләү – ясалма интеллектның иң зур осталыгы, мөгаен, шушыдыр. Камиллеккә чикләр булмаган кебек, виртуаль акыл бу юнәлештә дә бер урында басып тормый. Шулай да рәсемдә ясалма акыл кулланылганмы, юкмы икәнлеген берничә билге буенча белергә була әле. Игътибар – детальләргә. Кайбер нейрочелтәр мөмкинлекләре предметта күзгә ташланып торган хаталар җибәрә: мисалга, бармак саны, гәүдә төзелешендә шактый хилафлыклар булырга мөмкин. Мондый җитешсезлекләрне сурәтне якынайтып караганда чамалап була. Теләсә кайсы фотода яктылык чыганагы, димәк, күләгә дә булырга тиеш. Ясалма акыл иҗат җимешендә яктылык та, күләгә дә еш кына дөрес төшми. Сурәттә мантыйкка туры килмәгән, артык яки җитешмәгән өлешләр булырга мөмкин. Фотосурәттә икенче төрле аны семантика дип тә атыйлар, ягъни эзлеклелек югалу, дөрес тәртиптә урнашмау, урынсыз детальләр булу. Боларның берсе дә күзәтелми, әмма күңелегезне шик борчуы кимерә икән, метамәгълүматларга күз салыгыз. Фотосурәтнең кайда, кайчан төшерелүе турында шуннан белеп була. Әгәр мондый мәгълүмат та шикләндерсә, махсус детектор сервисларны кулланып, дөреслекне ачыкларга мөмкин.                                                                                                                                                                                                                                                   

Текстны генерацияләү – бүген ясалма интеллектка текст язу, аны төзәтү, үзгәртү берни тормый. Аның бу сәләтен журналистикада да, хәтта эстрадада да кулланалар. Ясалма акыл, җырның сүзләрен генә уйлап чыгармыйча, аны җырлый да. Кайбер осталар бер үк җырны җырлаучы ике җырчының тавышларын кушып,  ясалма дуэт та оештыра. Җырның ертыгы булмас та, ә менә текстның әлеге дә баягы виртуаль җинаятьчеләр кулына эләгеп, ялганлау нияте белән таралуы ихтимал. Шуңа да хәбәрләрнең һәрберсенә игътибарлы булырга сорый белгечләр. Текстның шаблонлы, коры булуы, җөмлә төзелеше дөрес булмау, аеруча хаталар күплеге сагайтырга тиеш. Гадәттә, ясалма интеллект язган текстларда өтерләр булмый дип искәртәләр. Якын кешеңнән сәер эчтәлекле текст кабул иткән очракта иң яхшысы – шалтыратып, аның дөреслеген ачыклау. Җиде кат үлчә, бер кат кис – яңа технологияләр заманы девизы әнә шулай яңгырый.  

«Компьютер – тылсымлы савыт түгел»

Артур ЛУКЬЯНОВ,  мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә тренер һәм укытучы, зарарлы программалар үтеп керүне тикшерүче тестлар үткәрү буенча белгеч:

– Виртуаль җинаятьчеләрдән саклану өчен бу өлкәдә белемле булырга кирәк. Өйрәнүне компьютер фәненең нигезләреннән башласаң яхшы. Сүз кодлау, криптография, компьютер һәм веб-сайтлар эшчәнлеген үзләштерү турында бара. Замана технологияләренең эшчәнлеген аңламый гына җайланма һәм йөкләмәләрне зарарлы һөҗүмнәрдән тиешле дәрәҗәдә саклап булмаячак.

Балалар кечкенәдән компьютер белән мавыкса да, киберкуркынычсызлык өлкәсендә аларның хәлләре өлкәннәргә караганда катлаулырак. Ике якта да хаталар бер үк, аерма – компьютер өлкәсен аңлау дәрәҗәсендә. Чөнки балалар еш кына  компьютерны «тылсымлы савыт» дип күзаллый, интернетка, андагы танылган кешеләргә чамадан тыш ышана.

Әлбәттә, бу дөньяны мөстәкыйль рәвештә дә өйрәнергә була, әмма янәшәңдә барыбер остаз, һичьюгы дөрес юнәлеш сайлау мөһим. Юкса белем туплауга шактый күп вакыт китәчәк. Мәгълүматның да гел яңарып торуын онытмаска кирәк, үзлегеңнән эзләнә торган арада искергәненә, дөрес булмаганына да юлыгуың бар.

Бу өлкәдә белем алырга теләүчеләргә CTF форматындагы гамәли юнәлешле мәгълүмати куркынычсызлыкка багышланган махсус ярышларда катнашырга киңәш итәр идем. Бүген алар шактый күп уздырыла. Тәҗрибәле белгечләр дә, шул исәптән компьютер дөньясына тәүге адымнарын атлаучылар да үзләренә файдалы мәгълүмат кына түгел, тәҗрибә дә туплый алачак.  

«ГМ»-белешмә

Кайда белем алырга?

Балаларны киберкуркынычсызлык өлкәсендә белемле итү максатында дәүләт дәрәҗәсендәге укыту программалары эшли. Шуларның берсе – цифрлы технологияләр өлкәсендә Бөтенроссия белем бирү проекты – «Сан дәресе». Проект кысаларында мәктәп укучылары киберкуркынычсызлык өлкәсендә танылган компания белгечләре җитештергән махсус интерактив дәреслек буенча белем ала. Файдалы платформаны уйлап табучылар арасында Касперский лабораторияләре белгечләре дә бар. Интерактив дәреслекне, башлыча, информатика дәресләрендә кулланалар. Теләге булган һәркем аны, шушы исемдәге сайт аша үтеп, мөстәкыйль рәвештә дә үзләштерә ала. Виртуаль тренажёр шактый кызыклы, аны мәктәп яшендәге балалар гына түгел, әти-әниләр, укытучылар да куллана ала. Материал үзләштерелгәннән соң, һәр катнашучыга махсус сертификат та бирелә.  Татарстанда әлеге проект җиденче ел гамәлгә куела икән. «Сан дәресе» аша 2,9 миллион кеше киберкуркынычсызлык нечкәлекләрен өйрәнергә өлгергән. 

«Киләчәк коды» – киберкуркынычсызлык өлкәсен җитдирәк өйрәнергә теләүчеләр өчен федераль проект. Ул  Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла, теләге булган һәркем аның аша программалауның төрле юнәлеше буенча бушка белем алырга мөмкин. Киберкуркынычсызлык өлкәсен үз итүчеләр хакинг дигән юнәлешенә өстенлек бирә. Моның өчен махсус курсларның башланганын көтәргә һәм күңелеңә хуш килгән провайдер, ягъни уку йортын гына сайларга кирәк. Укулар, башлыча, онлайн-форматта уза. Кайбер өлкәләрдә офлайн уку мөмкинлеге дә бар. Проектта 7–11 нче сыйныфлар һәм урта махсус уку йортлары укучылары катнаша ала. Узган 2024 елда гына әлеге проект кысаларында 150 мең мәктәп укучысы программалау буенча белем алган. «Киләчәк коды»н үтүчеләрнең гомуми саны 250 меңнән артык.

 

«Катлаулы парольләр куегыз»

Андрей ГРУЗИНОВ, Касперский лабораторияләре белгече: 

– Социаль челтәрләр, мессенджерлар, телефон, смартфоннардан файдаланганда, берничә мөһим кагыйдәне истә тоту мөһим. Беренчесе – шәхси җайланмаларны талаучы һәм зыян салучы программалардан саклый торган махсус программа белән тәэмин итәргә кирәк. Икенчесе – телефоннарны блоклы халәттә тотарга, аларга катлаулы парольләр куярга һәм ике факторлы аутентификация кулланырга киңәш итәм. Шулай ук һәрчак аек акыл саклап, кабул иткән мәгълүматны тикшерү мөһим.

 

«Фамилиям «сакчы» дигәнне аңлата»

Камилә САКАЕВА,  Ямал-Ненец автономияле округы, 9 нчы сыйныф укучысы, «Киләчәк коды» федераль проектында катнашучы:

– Мин Иннополис университеты үткәргән «Киләчәк коды» курсларында Python программасында этик хакинг юнәлеше буенча белем алдым. Хәзер инде компьютерым, электрон җайланмаларымны ничек сакларга икәнлеген яхшы беләм.

Әлеге курсларны сайлавым да киләчәктә дәүләт структураларындагы компьютерларны мәгълүмат урлаучылардан саклау, аеруча бу юнәлеш буенча ФСБ системасында эшлисем килү теләге этәрде дисәм дә була. Мин бу өлкәдә очраклы гына түгел дип уйлыйм, фамилиям дә юкка гына «сакчы» дигәнне аңлатмый бит.

 

«Әзер булу мөһим»

Данис Мәүлетов, Казан шәһәре, 9 нчы сыйныф укучысы, «Киләчәк коды» федераль проектында катнашучы:

– Киберкуркынычсызлык өлкәсендә белем алырга теләвемнең төп сәбәбе – Интернет сайтларының зәгыйфь якларын һәм бэкдорларын (җайланмага үтеп керү өчен яшерен юл) ачыклау белән кызыксынуым. Әлегә ныклап эшли алмыйм, ләкин ниятләрем зурдан. Минемчә, бу өлкәдә белемне һәрдаим яңартып торырга кирәк. Иртәгә нинди зарар уйлап табасыларын белмисең бит – әзер булу мөһим.

Бүген дөнья буенча киберкуркынычсызлык өлкәсенә 4 миллионга якын белгеч җитми.  

 

+ 123 456 – дөньяда иң еш кулланыла  торган парольләрнең берсе. 2023 елда бу саннар җыелмасы 4,5 миллион тапкыр кулланылган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ