Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның яшел сукмаклары

Казан җәяү йөрү өчен иң уңайлы шәһәргә әверелмәкче!

Башкалабызда «Казанның яшел сукмаклары» экологик проекты төзелә. Аның инициаторы – шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм сәяхәтче, туганякны өйрәнүче Тимур Циунчук. Әлеге проект нигезендә Казанның табигатькә якын һәм яшел зоналары буенча җәяү йөрү өчен махсус маршрут төзеләчәк.

Аның озынлыгы якынча 190 километр булырга тиеш.

Маршрутның 75 проценты урман парклары, табигать зоналары аша узса, калган өлеше шәһәр парклары, торак массивлар, башкала урамнарыннан үтәчәк. Белгечләр аны Казанка елгасы, Дәрвишләр бистәсе, Солдатлар, Каенлык урманнары, Нокса яныннан уздырырга ниятлиләр. Проектның төп максаты - шәһәрдә ялны файдалы һәм кызыклы итү, казанлылар һәм башкала кунакларының сәламәтлеген кайгырту.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ