2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы булачак
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасы белән чыгышында республикада 2026 елны Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасы белән чыгышында республикада 2026 елны Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан итте. Ул бүген ил сакчыларына игътибарлы караш, патриотик проектларны тормышка ашыру әһәмиятен билгеләп үтте.
Татарстан Рәисе парламентка еллык юлламасында татар шагыйрьләрен искә алды.
- Киләсе елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел, Герой-шагыйрь Муса Җәлил тууына 120 ел була. Безнең уртак бурыч – шагыйрләрнең мирасын киң яктырту. Бөтендөнья татар конгрессы киләсе елны үз эшчәнлеге кысаларында Габдулла Тукай елы дип игълан итү башлангычы белән чыкты. Без моны хуплыйбыз, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Фото: rais.tatarstan.ru
Комментарийлар