Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узачак

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узачак.

14–17 февраль көннәрендә Татарстан башкаласына Россиянең 22 төбәгеннән 8, 9, 10 нчы  һәм 11нче сыйныф укучылары җыелачак. Олимпиадага Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Пермь, Красноярск төбәкләреннән, Әстерхан, Киров, Курган, Түбән Новогород, Омск, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов, Свердловск, Ульяновск, Төмән, Чиләбе, Новосибирск өлкәләреннән татар теле һәм әдәбияты буенча төбәк этабын үткән укучылар катнаша.  

Олимпиада көннәрендә катнашучылар өчен Казан шәһәренең истәлекле урыннарына экскурсияләр, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләрен карау оештырылачак дип хәбәр ителә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ