"Гаилә һәм мәктәп" гыйнвар, 2025
«Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар саны дөнья күрде.
Якын арада «Гаилә һәм мәктәп» журналының яңа елдагы тәүге санын кулыгызга алырсыз. Ничә еллар бездән аерылмаган тугры дусларыбыз да, яңа гына килеп кушылучы укучыларыбыз да бар. Мәгариф һәм тәрбия мәсьәләләренә нисбәтле әнә шундый зур гаиләбезне тышлыкта да чагылдырдык. Күренекле галимнәр, артистлар, спортчылар, әдипләр генә түгел бит безнең геройларыбыз. Үз эшенең остасы булган укытучы һәм тәрбиячеләребезгә урын һәрвакыт түрдән. Тышлыктагы җиде оныгын кочагына алган дәү әни белән дәү әти – Шәйдуллиннар гаиләсендә, әйтик, гомуми педагогик хезмәт юлы 300 елдан артып китә.
Уку елы башланган гына иде, инде имтиханнар дип борчыла башладык. Борчылмассың, «имтихан» сүзе латинчадан үзе үк «сынау» дип тәрҗемә ителә бит. Балаларга терәк булыр өчен, иң элек өлкәннәрнең үзләренә тынычланырга кирәк кебек. Гади генә киңәшләр дә ярап куярга мөмкин бит. Психолог фикерен укып карагыз әле.
Үсмерләрнең күбесе имтихан дип ут йотса, араларында кыек юл аша телгә кергәннәре дә бар. Аларны тәрбияләүдә булышучы җәмәгать тәрбиячеләре белән таныштырабыз.
Бакча яшендәге балалар тәрбияләүче гаиләләр – аерым бер дөнья. Сабыйга сәгать телләренең ничәне күрсәткәнен ничек өйрәтергә? Гел «Мин үзем!» дип тизрәк үсәргә тырышучы баладагы мөстәкыйльлек чаткыларын сүндермичә, ничек дөрес юлга юнәлдерергә? Бала ил күрке булып үссен өчен бәби мунчасында нинди серле сүзләр пышылдарга?
Тәрбиядә ваклыклар юк. Милли йолалар, авыл мәктәпләре, университет дивары, мәктәп яны шугалагы, «Хәтер яктысы» бәйгесенең ядькәр сандыгы, диндәге мәрхәмәт, чит җирдәге укыту белән чагыштыру, мәгърифәтчеләр мирасы – тәрбияне кем кайдан таба инде. Ә без шул энҗеләрне эзләп табып, сезнең хозурыгызга тапшыруны дәвам итәрбез. Тәрбияле буын үстерү – уртак бурыч.
2025 елның беренче яртыеллыгына язылу дәвам итә. Индексы – П2429, алты айга язылу бәясе – 753 сум.
Комментарийлар